Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада полициянең гарнизон разводы булды (+фото)

Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы нигезендә кварталга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле хәзерлек белән килгән иде: тигез итеп сафка тезелгән хезмәткәрләрнең формалары ялт итеп тора, бер-бер артлы урнаштырылган автомобильләрендә дә бер тузан әсәре күренми. Бу...

Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы нигезендә кварталга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле хәзерлек белән килгән иде: тигез итеп сафка тезелгән хезмәткәрләрнең формалары ялт итеп тора, бер-бер артлы урнаштырылган автомобильләрендә дә бер тузан әсәре күренми. Бу көнне мәйдан аша узучыларның күзе нәкъ менә аларда булды, дисәк тә ялгышмабыз.

-Әлеге чара җәмәгатьчелекне хокук тәртибенең нинди көчләр тәэмин итүен күрсәтүне төп максат итеп куя, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. -Хокук сагында торучы башкалардан үзенең тышкы кыяфәте, матур итеп аралаша белүе, акыллы фикер йөртүе белән дә аерылып торырга тиеш. Без тәүлек дәвамында халыкка ярдәмгә килергә әзер. Полиция хезмәткәрләренә ышаныч булганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешү мөмкин.

Гарнизон разводы вакытында "Трактор" операциясе, "Уңыш-2014", "Превентив", "Профилактика" оператив-кисәтү чаралары хакында таныштырылды, инструктаж уздырылды. Хезмәткә кагылышлы өндәмәләр алган һәр хезмәткәр разводтан соң үз юнәлеше буенча эш урыннарына юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk