Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада полиция йортлары ияләренә тапшырылды (+фоторепортаж)

Полициянең участок инспекторларын халыкка тагын да якынайту, аларның тормыш шартларын яхшырту максатында Татарстан Президенты инициативасы белән республикада махсус программа кабул ителгән иде. Аның кысаларында районда шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов оешмасы тырышлыгы белән республика һәм муниципаль берәмлек хисабына ике административ-торак комплексы төзелеп сафка басты. Шушы көннәрдә Түбән Өскебаш һәм Нырты авылларындагы...

Полициянең участок инспекторларын халыкка тагын да якынайту, аларның тормыш шартларын яхшырту максатында Татарстан Президенты инициативасы белән республикада махсус программа кабул ителгән иде. Аның кысаларында районда шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов оешмасы тырышлыгы белән республика һәм муниципаль берәмлек хисабына ике административ-торак комплексы төзелеп сафка басты. Шушы көннәрдә Түбән Өскебаш һәм Нырты авылларындагы полиция йортларының ачкычлары ияләренә тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм башкалар катнашты.


Авыл җирлекләрендә эшләүче полициянең участок хезмәткәрләре һәрвакыт халык арасында булып, яңалыкларны күз уңында тотарга, авыл тормышы эчендә кайнарга тиеш. Моның өчен, әлбәттә, тиешле матди-техник база белән тәэмин ителү мөһим. Яшәү һәм хезмәт итү урынының бер түбә астында урнашуы җирлекләрдә килеп чыккан күңелсез вакыйгаларны кисәтү, булдырмый калу өчен дә уңайлы булачак. Тантанада чыгыш ясаучылар, үзләренең котлау сүзләреннән соң, нәкъ менә шул хакта ассызыкладылар.


-Агымдагы елда республикада 82 административ-торак йорт куллануга тапшырылачак, киләсе өч еллыкта исә тагын 106ны сафка бастыру күздә тотыла, - диде Артем Хохорин һәм Түбән Өскебаш авыл җирлегенең участок инспекторы Ришат Гаяновка өр-яңа "Нива" автомобиленең ачкычын тапшырды, йортлар төзелешенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештереп, аларны бүләкләп узды.


Полициянең участок инспекторы вазыйфасын башкаручы Татар Толлысы егете Ришат Гаянов барлыгы 18 авылга хезмәт күрсәтә.
-Халыкны Кәркәүч авыл җирлеге бинасындагы бүлмәдә кабул итә идем. Хәзер исә үземнең барлык уңайлыклар да тудырылган эш кабинетым булды. Бинаның торак өлеше дә бик ошый. Мин бик шатмын, - ди ул.


Түбән Өскебаш авылы халкы да инспектор өчен сөенеп бетә алмый.
-Ришат Гаянов участок инспекторы булып инде 2003 елдан бирле эшли. Без аның хезмәтеннән бик канәгать. Һәркем белән уртак тел табып, алга таба да халыкка хезмәт итүен дәвам итәр, дип ышанып калабыз, - диләр алар.


95 квадрат метрлы бинаның уң ягында участок инспекторының эш бүлмәсе булса, 75 квадрат метр мәйданын торак йорт алып тора. Йокы, кунак, ашханә, бәдрәф һәм юыну бүлмәләре - барысы да заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Җылы-салкын су, газ, канализация үткәрелгән. Шәһәр җирендәге өч бүлмәле фатирың бер якта торсын!


Нырты авылындагы полиция йортында исә участок хезмәткәре Николай Ивановның гаиләсе яшәячәк. Бирегә Ош.Юмья авылыннан күченеп килгәннәр алар.
-Йортка борынгы йола буенча иң беренче итеп мәчебезне керттек. Курыкты ахры, каядыр кереп качты. Аның каравы яңа өйгә балалар тиз ияләште, биредә аларга уйнарга, йөгерергә иркен. Үз йортыбыз кысан иде. Монда исә шәһәр йортындагы шикелле, - ди Николайның тормыш иптәше Наталья. - Балалар беренче чирекне Ош.Юмья мәктәбендә тәмамладылар, хәзер Ныртыда укырлар инде. Миңа да эш булачак, дип ышандырдылар. Ирем- кайда, без шунда.


Николайның балалары: Дима - дүртенче, Диана өченче сыйныфта укыйлар, кечкенә Валентина исә балалар бакчасына йөри.
-Монда безнең бүлмә булачак. Уенчыкларны тезәргә шкаф куйдылар, яңа карават та алдык. Әти белән әнинең бүлмәсенә дә кереп уйныйбыз, - дип сөенешәләр алар.


Поселок үзәгеннән шактый читтә урнашкан Нырты авыл җирлеге 3 авылны берләштерә. Николай Иванов исә участок инспекторы булып 2009 елдан эшли.

Яңа йортларда исән-имин яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын!


Котлыйбыз!
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов, баш инженер Илгиз Низаметдинов, хезмәткәр Дамир Сабировларга министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев "Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәте өчен" күкрәк билгесенә ия булды.
Полициянең тыл начальнигы Айрат Дәүләтшин, участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Ленар Закиров, бүлек старшинасы Азат Кадыйровлар министрлыкның кул сәгатьләре белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk