Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр (+фото)

Бүген районыбызда зурлап өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Башта бер төркем пенсионерлар - башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләре һәм өлкән буын вәкилләре яңа салынып килүче Олыяз урта мәктәбе төзелешендә, Олыяз авылы музеенда, Түбән Шәмәрдәндәге мега-фермада, Пчеловодта Роберт Димитриевның гаилә фермасында булдылар. Соңыннан очрашу ресторанда әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Кунакларны район...

Бүген районыбызда зурлап өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Башта бер төркем пенсионерлар - башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләре һәм өлкән буын вәкилләре яңа салынып килүче Олыяз урта мәктәбе төзелешендә, Олыяз авылы музеенда, Түбән Шәмәрдәндәге мега-фермада, Пчеловодта Роберт Димитриевның гаилә фермасында булдылар. Соңыннан очрашу ресторанда әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Кунакларны район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрик итте.

-Бүген районыбыз тулы канлы тормыш белән яши, һәр тармакта үсешкә ирешелә икән, монда сезнең - өлкән буын вәкилләренең дә өлеше зур. Өлкәннәребез бернәрсәгә дә битараф түгел, әле дә күбесе актив тормыш рәвеше алып бара. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла, - диде ул үзенең тәбрикләү сүзләрендә һәм бер төркем ветераннарга район Советының Мактау грамоталарын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk