Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек башланды (+фото)

Бүген район Советы бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек чаралары күрү буенча районда төзелгән махсус комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Утырышта сугыш һәм тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту, зиратларны, сугыш ветераннарының каберләрен, һәйкәлләрне тәртипкә китерү, мәктәпләрдә патриотик тәрбия эшен җанландыру, өлкән...

Бүген район Советы бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек чаралары күрү буенча районда төзелгән махсус комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Утырышта сугыш һәм тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту, зиратларны, сугыш ветераннарының каберләрен, һәйкәлләрне тәртипкә китерү, мәктәпләрдә патриотик тәрбия эшен җанландыру, өлкән буыннан күчкән рухи мирасны яшьләргә җиткерү, аларда өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү турында барды. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин комиссиянең эшен җанландыру максатыннан төгәл бурычлар билгеләде.

Римма Ратникова шулай ук Олыяз мәктәбе төзелешендә, Олыяз мәдәният йортында урнашкан музейда һәм Балыклыда сугыш ветераны Мансур Гариповның гаиләсендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X