Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге” ачылды (+фото)

Бүген Кукмарада тантаналы вакыйга булды - халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында күп функцияле үзәк ачылды. Үзәк кадастр палатасы, Росреестр идарәсе, мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, БТИ, җир бюросы, төзелеш һәм архитектура бүлеге, архив бүлеге, опека һәм попечительлек органнары, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белән тыгыз килешүләр нигезендә хезмәттәшлек...

Бүген Кукмарада тантаналы вакыйга булды - халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында күп функцияле үзәк ачылды. Үзәк кадастр палатасы, Росреестр идарәсе, мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, БТИ, җир бюросы, төзелеш һәм архитектура бүлеге, архив бүлеге, опека һәм попечительлек органнары, торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белән тыгыз килешүләр нигезендә хезмәттәшлек итәчәк.

Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты.

-Ел дәвамында бистәбездә һәм районыбыз авылларында бик күп социаль объектлар сафка басты, реконструкцияләр ясалды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге ачылу да район халкына бик күп уңайлыклар тудырачак. Әлеге үзәккә яхшы хезмәт итәргә язсын, - диде ул һәм төзелеш эшләре вакытында үзләреннән зур тырышлык куйган "Стройком" җәмгыятенең генераль директоры Вадим Әхәтовка һәм бинада эчке төзекләндерү эшләре башкарган кайбер хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырды.

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, үзәк җитәкчесе Рашид Хәнәфин, "Стройком" җәмгыятенең генераль директоры Вадим Әхәтов, район пенсионерлар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуровлар тасма кискәннән соң, һәркем бина эченә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X