Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада – Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары

Бүген районыбыз 21-23 мартта Казанда узучы II Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены делегатларын кабул итте.

Кунаклар Пчеловод авылында Роберт Димитриев, Олыязда Гөлчәчәк Әһлиуллина, Сәрдекбашта Рәдиф Әхмәтов, Купка авылында Илфат Гыйльметдиновларның гаилә фермаларында булдылар. Шулай ук Село Чура, Вахит, Зур Сәрдек мәдәният йортларында, Сәрдекбаш гомумбелем бирү мәктәбендә әлеге авыл җирлекләрендә яшәүче эшмәкәрләр җитештергән товарлардан һәм азык продуктларыннан хәзерләнгән күргәзмәләр белән таныштылар. Район туган якны өйрәнү музее, Кукмара мәдрәсәсе дә җыен делегатларында зур тәэсирләр калдырды. Соңыннан кунаклар Кукмара күппрофильле лицейда район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән очраштылар, районның үзешчән сәнгать коллективлары чыгышларын тамаша кылдылар. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен барлык шартлар бар, халкы тырыш, эшчән, һөнәрле, шуңа бай, җитеш тормышта яши - кунаклар районыбыздан әнә шундый фикергә килеп һәм уңай тәэсирләр алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk