Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада 1 майга көннәр җылыта

Әле кояш, әле яңгыр - иртәгә һава торышы нинди булыр? Синоптиклар хәбәр итүенчә, Кукмарада аязучан-болытлы һава әле атна дәвамында сакланачак. Көнаралаш кыска вакытлы яңгырлар, талгын җил көтелә. 1 майда һава температурасы 15 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга көнгә исә температура 8 градустан артмаячак. Әмма кайберәүләр табигатьнең тотрыксыз булуыннан канәгатьсезләнеп: "Кайчан аяза...

Әле кояш, әле яңгыр - иртәгә һава торышы нинди булыр? Синоптиклар хәбәр итүенчә, Кукмарада аязучан-болытлы һава әле атна дәвамында сакланачак. Көнаралаш кыска вакытлы яңгырлар, талгын җил көтелә. 1 майда һава температурасы 15 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга көнгә исә температура 8 градустан артмаячак.

Әмма кайберәүләр табигатьнең тотрыксыз булуыннан канәгатьсезләнеп: "Кайчан аяза инде, язгы кояшта рәхәтләнеп кызыныр идек", - диләр. Һава торышының кискенлеге йөрәк һәм кан тамырлары авырулы кешеләргә уңайсызлыклар тудырса да, һәр нәрсәнең икенче ягы да бар бит әле.

Беренчедән, әгәр вакытында яңгыр яумаса яшеллеккә тишелеп чыгу өчен дым җитмәячәк. Вегетатив юл белән үрчүче үсемлекләрнең үрчүе туктатылачак. Бөҗәкләр һәм кыргый хайваннар сусаудан газап чигәчәк...

Язгы кояшка килгәндә, бу бигрәк тә апрель азагы һәм май башында кызынырга яратучыларга кагыла, кайнар нурларның файдасыннан зыяны күбрәк булуын онытмагыз. Бу вакытта кояш ультрафиолет нурларын җир өстенә тигез күләмдә таратмый, шуңа күрә алар кеше организмы өчен зарарлы тәэсир итә. Табиблар кисәтүенчә, кояш кызуы тән тиресе авыруларына да китерергә мөмкин.

Кыскасы, һәрнәрсәнең үз вакыты, яуса яусын яңгыры да, әмма үз вакытында...

Фото: http://lordofdesign.com/blue-weather-icons/index.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы Кукмарада

erid: 2VtzqxWHLUk