Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада җиде күпкатлы йортка ремонт ясалачак

Быел районда нинди төзелеш ремонт-эшләре башкарылачак - район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Фәрит улы Нотфуллин белән әңгәмә шул хакта. -Соңгы елларда уңышлы гына барган күпфатирлы йортларга ремонт эшләре дәвам итәрме? -"Торак-коммуналь хуҗалыгында реформалар үткәрүгә ярдәм итү фонды турында"гы Федераль закон нигезендә соңгы биш елда күпкатлы торак йортларны ремонтлауга 145,6 миллион...

Быел районда нинди төзелеш ремонт-эшләре башкарылачак - район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Фәрит улы Нотфуллин белән әңгәмә шул хакта.

-Соңгы елларда уңышлы гына барган күпфатирлы йортларга ремонт эшләре дәвам итәрме?

-"Торак-коммуналь хуҗалыгында реформалар үткәрүгә ярдәм итү фонды турында"гы Федераль закон нигезендә соңгы биш елда күпкатлы торак йортларны ремонтлауга 145,6 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Быел Кукмараның Ленин урамындагы 23, Восточная урамындагы 29нчы йорт, Нур Баян урамындагы 35, 37 50, 48нче йортлар, Почта урамындагы 4нче йорт - барлыгы җиде йортта ремонт эшләре башкарылачак. 264 фатирда яшәүче 654 кеше торак шартларын яхшырта дигән сүз. Ремонт эшләре беренче чиратта түбәләрне ремонтлауны, җылылык, су инженерлык системаларын, канализация юлларын яңартуны күздә тота. 18 миллион сумлык бу эшне башкарырга Ринат Ваһапов җитәкләгән төзелеш оешмасы алынды һәм ягу сезоны башланганчы төгәлләнергә тиеш була.

-Быел муниципаль район Советының халык каршындагы исәп-хисап җыелышларында мәктәпләрнең искергән булулары турында мөрәҗәгатьләр булган иде.

-2013 елда дүрт гомуми белем бирү мәктәбендә (Нырты, Туембаш, Мәчкәрә, Починок Кучук) 60 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак.
Бүгенге көндә ишек-тәрәзә, түбә-түшәм, идән-диварларны алмаштыру-яңарту буенча эшләрне "Стройком" (җитәкчесе Вадим Әхәтов) һәм "Промкомбинат" (җитәкчесе Расих Шакиров) ширкәтләре башладылар инде. Моннан тыш, поселоктагы 4нче урта мәктәптә узган ел башланган ремонт эшләре төгәлләнәчәк. Бу зур күләмдәге эшне башларга, әйтергә кирәк, район башлыгының республика Президентына турыдан-туры мөрәҗәгать итүе генә ярдәм итте. Биредәге эшләр Ринат Ваһапов җитәкчелегендәге тәҗрибәле төзелеш ширкәтенә ышанып тапшырылды.
Олыяз урта мәктәбе төзелеше кызу темплар белән бара, биредә мәктәп эчендә 40 урынлы балалар бакчасы да булачак.

-Оптимальләштерү шаукымында участок дәваханәләре, фельдшер-акушерлык пунктларына игътибар кимегән иде.

-Сәламәтлек саклау өлкәсендә "2014 елга кадәр авылның социаль үсеше" Федераль программа нигезендә, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту максатыннан, Нырты авылында табиб амбулаториясендә күләмле ремонт эшләре башкарыла. Түбән Өскебашта иске фельдшер-акушерлык пункты урынына модульле бина кору инде тәмамланып килә. Шундый ук модульле ФАП Яңа Комар авылында да корылачак. Болардан тыш Мәмәшир, Янсыбы, Түбән Комар, Ятмас Дусай, Кенәбаш авылларында фельдшер-акушерлык пунктларына ремонт эшләре башкарылып бетү алдында. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге бу эшләрне Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге шәхси предприятие башкара.

-Барлык көч универсиаданы уңышлы үткәрүгә юнәлдерелгәндә, районда мәдәният биналары, спорт корылмалары төзәргә мөмкинлек табылырмы?

-Поч.Сутер авылында 200 урынга исәпләнгән клуб 10 миллион сумга төшереп салыначак. Урта Комар авылындагы кебек, спортзал тамаша залына әверелә торган итеп эшләнә ул. Моннан тыш, район башлыгы инициативасы белән, җирле бюджет исәбенә Түбән Чура, Пчеловод авыл клублары салыначак. Футбол сөючеләр өчен күптәнге хыял тормышка ашар: май аенда А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей янындагы ясалма чирәмле яңа уен кыры файдалануга тапшырылачак.

-Җәй җиттеме, су җитмәүгә зар башлана.

-Чиста су программасы буенча 2013 елда Г.Гафиятуллин урамы янында 300 тонна сыйдырышлы су резервуарлары эшләнгәч, Туеш һәм Кукмараның "Көньяк-4" микрорайоннарында җәен дә суга кытлык проблемасы, ниһаять, бетәр. Кирпеч заводы ягында яңа скважина казылып су башнясы куелачак, Ташлы Елга, Кәркәүч, Бурсык Елга, Лубян авылларында су торбалары яңартылачак. Кәркәүч, Иске Юмья, Югары Шөн, Туембаш авылларындагы буаларга ремонт ясау күздә тотыла.

-Халыкта "Чананы җәйдән әзерлә" дигән әйтем бар. Алдагы ягу сезонына хәзерлек ничек бара?

-Кукмарада күпкатлы йортларны җылыта торган иске, файдалы эш коэффициентлары түбән булган котельныйлар урынына һәр фатирга куела торган ике контурлы су җылыту казаннары кую дәвам итә. Узган ел бу эш 96 фатирлы 3 йортта башкарылган булса, быел 94 фатирда (Завод урамындагы 13, 14, 15, 16, 20нче йортлар) тормышка ашырыла. Түбән Үрәс, Ош.Юмья, Нырья, Зур Сәрдек, Кукмараның 4нче мәктәбе, Нырья авылы мәдәният йорты котельныйларына реконструкция үткәрелеп, экономияле су җылыту казаннары куела.

-Районда автомашиналар саны бик тиз арта, ә юллар төзү?

-Районда асфальт түшәлгән юллар да арта тора. Битләнгер, Югары Өскебаш, Яңа Каенсар, Балды Кенә, Иске Оча, Үрәсбаш авылларына юллар ремонтланып, асфальт түшәләчәк. Гаилә фермалары булган Янсыбы, Олыяз, Шепшеңәр, Шәмәрдән, Пчеловод авылларына да яхшы юллар сузылыр. Кукмара бистәсендәге юлларны ремонтлау, яңасын салу өчен 30 миллион су күләмендә финанслау көтелә.

-Социаль ипотека буенча йортлар салу дәвам итәрме?

-Социаль ипотека буенча кырыгар фатирлы биш катлы ике йорт төзелә. Аның берсе инде түбә астында, икенчесенең нигезе салына. Нырты, Өскебаш авылларында полиция участогы өчен йортлар төзелә. Алар район бюджеты һәм эчке эшләр министрлыгының уртак матди ярдәме исәбенә төзеләләр һәм участок инспекторының яшәү һәм эшләү урыннары булып торачак.
"Нараткай" балалар лагеренда азык әзерләү блогын яңарту, елга ярларын ныгыту буенча эшләр башкарылачак. Узган ел биредә елга аша күпер салынды.
Гаилә фермалары саны тагын 20ләпкә артыр дип көтелә. Димәк, төзелеш эшләре дә киң җәеләчәк.
Яңа йортлар төзелгән урыннарга газ үткәрү эшләре дәвам итәчәк. Газ кертергә теләгән йорт хуҗалары шуны истә тотсыннар: газ трассасыннан йортка торба чыгарып калдыру һәм аны йортка тоташтыру хуҗалык исәбенә башкарылачак. Кукмараның "Көньяк-4" микрорайонында, Лубян авылында зур күләмдә газүткәргечләр салыначак, район җитәкчелегенең Республика Президентына мөрәҗәгате буенча бу эшкә 38 миллион сум акча бүленер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт эшләре федераль закон

erid: 2VtzqxWHLUk