Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында халыктан сөт җыю бәяләре бераз артты

Узган айларда шәхси хуҗалыклардан сөтнең нинди бәягә җыелганлыгы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Ә ноябрь аенда бәяләр ничек булган? Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сөт җыючыларның күбесе бәяне 18 сумга кадәр күтәргән. Әмма бу күрсәткечтән артык яки ким хакка җыючы эшмәкәрләр дә бар. Борис Степанов...

Узган айларда шәхси хуҗалыклардан сөтнең нинди бәягә җыелганлыгы турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Ә ноябрь аенда бәяләр ничек булган?

Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, сөт җыючыларның күбесе бәяне 18 сумга кадәр күтәргән. Әмма бу күрсәткечтән артык яки ким хакка җыючы эшмәкәрләр дә бар. Борис Степанов (Кәркәүч, Важашур, Түбән Үрәс, Чарлы), Айдар Галиев (Түбән Үрәс), Руслан Шәрипов (Түбән Үрәс), Радик Гаврилов (Поч.Кучук) сөтнең һәр литрын 19 сумнан, Ринат Рәхимҗанов (Олыяз, Каенсар), Лена Галиева (Олыяз) 18 сум 75 тиеннән, Раниф Әхмәтов (Сәрдекбаш) 18 сум 50 тиеннән җыйган. Шул ук вакытта иң түбән бәяләр Ятмас Дусай авыл җирлегендә: ноябрьнең беренче яртысында сөтнең һәр литрына 15 сумнан, айның икенче яртысында 16 сумнан түләнгән. Ныртыда да шушы хак белән исәп-хисап ясалган. Янил, Югары Чура, Оштарма Юмья, Лельвиж авыл җирлекләрендә исә сатылган сөтнең бер литры 17 сум тәшкил итә. Берүк авыл җирлегендә сөтне төрле бәядән җыюлары да күзәтелә. Мондый очраклар бар икән, нигә әле авыл халкына сөтне иң югары хак белән исәп-хисап ясаучыга бирмәскә! Сөт җыю базарында да конкуренция хакимлек итәргә тиеш. Шул чагында гына зур мәшәкать һәм чыгымнар исәбенә җитештерелгән продукциягә гадел бәяләр куелыр.

фото: http://schastie-ryadom.ru/tags/%EF%F0%EE%E4%F3%EA%F2%FB/page2.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X