Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында 1137 бала бакчага чират көтә

-Кызыма балалар бакчасында урын булса, мин дә эшкә чыгар идем. Бер тиенсезгә бала белән өйдә утыруның авырлыгын үзем генә беләм, - дип ачыргалана бер танышыбыз. Әйе, яшь гаиләләрнең күбесенең уртак проблемасы бу. Декрет ялында бала тәрбияләү өчен бирелә торган пособие ел ярымнан туктатылганнан соң, калган елларда әниләргә бер тиен дә...

-Кызыма балалар бакчасында урын булса, мин дә эшкә чыгар идем. Бер тиенсезгә бала белән өйдә утыруның авырлыгын үзем генә беләм, - дип ачыргалана бер танышыбыз.

Әйе, яшь гаиләләрнең күбесенең уртак проблемасы бу. Декрет ялында бала тәрбияләү өчен бирелә торган пособие ел ярымнан туктатылганнан соң, калган елларда әниләргә бер тиен дә акча түләнми. Ул-кызын яслегә биреп, эшкә чыгар иде, балалар бакчаларында да бары тик өч яше тулган сабыйларны гына кабул итәләр.

Киләчәктә районда балалар бакчалары төзелеп, эшләп торганнарында кабат ясле төркемнәре ачылырмы? Сабыйларны бакчалы итү, чиратларын киметү өчен нинди эшләр башкарыла? Әлеге һәм тагын бер кочак сорауны туплап, район мәгариф идарәсенең төп белгече Нурия Хаҗиева янына юл алдык.

-Бала карашырга яисә матди яктан бераз ярдәм итәргә өлкән яшьтәге кешесе булмаган яшь әти-әниләргә, чыннан да, тормышны алып бару җиңелләрдән түгел. Районда бүгенге көндә 59 балалар бакчасы (8е - поселокта, ә 51е - авылларда) эшләп торса да, соңгы елларда бакчаларга ихтыяҗ бермә-бер артты, - ди Нурия Хаҗиева. - Бакчага ул-кызын урнаштыру өчен чиратка язылучыларның да саны көн саен үзгәреп тора. Хәзерге вакытта районда яңа туганнан алып 7 яшькә кадәрге 1137 бала бакча көтә.

2011 елдан республикада автоматлаштырылган "Электрон балалар бакчасы" мәгълүмат системасы эшли башлады. Аннан файдалану өчен uslugi.tatar.ru сайтында шәхси кабинет ачып, бала турындагы мәгълүматларны гына тутырырга кирәк. Ата-аналарның күбесе Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр порталыннан бик теләп файдалана. Чөнки портал аша балалар бакчасына чиратны һәрдаим күзәтеп барырга, контрольдә тотарга мөмкин. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: системада чиратны билгеләгәндә гариза биргән дата һәм баланың яше карала.

-Әлеге яңалыкка район халкы да бик теләп кушылды. Кукмарада балалар бакчасына чиратка басучыларның 92 проценты электрон юл белән теркәлә, - ди Нурия ханым. - Ә инде интернет челтәренә тоташу мөмкинлеге булмаганнар гадәттә минем янга - район мәгариф идарәсенә килә. Андый вакытта теркәлүне бергәләп узабыз. Шулай ук чиратларның тәртибе, бер бакчадан икенчесенә күчкән вакытта килеп туган сораулар белән кызыксынучыларга да тиешле белешмәләр бирәбез.

Кукмарада яшәүче, ир бала тәрбияләүче Андреевлар гаиләсе дә Нурия апалары янында еш була.

-Хатынымнан: "Әти булдың, улыбыз туды", - дигән хәбәр алуга, бистәбезнең "Каенкай" балалар бакчасына чиратка язылып куйган идем, - ди әти кеше. - Артурга быел ике яшь тутырдык, ул вакытта чиратта 40нчы кеше идек. Хәзер әкренләп "өстәге" баскычка күтәреләбез, район мәгариф идарәсенә килеп тә ай саен чиратлар барышы белән кызыксынып китәм. Киләсе елга, бәлки, безнең улыбыз да бакчалы булыр, дигән ышаныч бар.

2011-2013 елларны үз эченә алган "Бәләкәч" республика программасы буенча районыбызның балалар бакчаларында өстәмә 145 урын булдырылды, Манзарас һәм Зур Кукмара авылларында 40ар урынга исәпләнгән, Лельвижда 25 урынлык өр-яңа балалар бакчалары төзелде. Байлангар һәм Чишмәбаш авылларында 20шәр урынлы өстәмә төркемнәр ачылу чиратлар мәсьәләсен бераз җайга салса да, моның белән генә балалар тәрбияләү йортларына кытлык кимемәде. Әлегә районыбызның Туембаш, Поч.Сутер, Камышлы, Югары Күзмис, Югары Шәмәрдән,Тырыш, Татар Толлысы, Жилой Рудник, Мәчкәрә, Түбән Үрәс, Иске Оча, Сабанчино, Пчеловод һәм башка кайбер авылларда балалар бакчалары бөтенләй юк. Шунысын да игътибарга алырга кирәк: бу авылларның һәрберсендә бер яшьтән җиде яшькә кадәрге 15-40 бала бар. Мондый авылларда азкомплектлы балалар бакчалары төзү кирәклеген ассызыклап, торак пункт, балалар санын күрсәтеп, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына мәгълүматлар җибәрелгән. Бәлки, киләчәктә әлеге авылларда да яңа бакчалар сафка басар, дигән өмет бар.

Поселокта өч яшькә кадәрге балаларны бакчаларга урнаштыру мәсьәләсе дә бүген төп проблемаларның берсе булып кала бирә.

-2014 елга зур планнар белән керәбез, - дип сүзен дәвам итә Нурия Хаҗиева. - Поселокның Гафиятуллин урамында 140 урынга исәпләнелгән балалар бакчасы төзеләчәк. Бина урнашачак җиргә теркәлү уздырылды, Казаннан килгән белгечләр тарафыннан да радиация-экспертиза тикшерүе үткәрелде. Бүгенге көндә республика буенча төзеләчәк балалар бакчалары өчен проект-смета документлары әзерләнә. Шулай ук киләсе елга Зур Сәрдек һәм Аш.Буҗи авылларында да яңа балалар бакчалары төзү планга кертелде. Әлеге бакчаларның да барлык документлары эшләп Казанга җибәрелде. Олыяз авылында да балалар бакчасына чират күп иде. Декабрь аенда ачылачак яңа мәктәптә 40 урынлык балалар бакчасы да булачак. Ә инде ясле төркемнәренә килсәк, поселокта яңа елда сафка басачак балалар бакчасында өч яшькә кадәрге балалар өчен дә төркемнәр оештыру күздә тотыла. Районда яңа мәктәпкәчә белем бирү йортлары төзелгәч, киләчәктә эшләп торучы бакчаларда да ясле төркемнәре кире кайтып, кечкенә балаларны да кабул итү мөмкинлеге туачак.

Сорау-җавап

-Без балаларыбыз бакчага йөргән өчен шактый суммада акча түлибез. Әлеге акчаларның нинди чыгымнар өчен тотылуын беләсем килә.

Әминә, Кукмарадан.

Сорауга район мәгариф идарәсенең төп белгече Нурия Хаҗиева җавап бирә:

-"Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы" яңа закон балалар бакчаларында баланы тәрбияләүгә тотылган чыгымнарны түбәндәге өч өлешкә бүлүне күздә тота:

-белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары (укытучы, тәрбиячеләргә хезмәт хаклары түләү, уенчыклар, укыту-методик әсбаплары белән тәэмин итү һәм башкалар) - республика субвенциясе;

-милекне карап тоту өчен чыгымнар - муниципалитетлар хисабына;

-баланы карау өчен тотылган чыгымнар - ата-ана түләве.

Районда 2011 елда - 681, ә 2012 елда 776, ә 2013 елның 10 аенда 631 бала дөньяга килгән.

Кукмара поселогында бакчага чират көтүче 853 баланың 509ы - яңа туганнан алып 1,5 яшькә кадәр, 342се - 1,5-3 яшьлекләр, ә икесе - 3-7 яшьлекләр.

фото: http://amruwom.ru/nashi-deti/452-v-volgograde-proshl-miting-vozmuschnnyh-roditeley.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk