Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы - милли мәгариф юнәлеше буенча иң яхшы унлык исемлегендә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу уку елында да милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын төзегән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Рейтинг...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу уку елында да милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын төзегән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Рейтинг үз эченә туган телдә белем алган татар, чуваш, удмурт, мари, мордва милләтендәге укучылар саны; татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм призерлары саны; татар теле буенча Дәүләт йомгаклаку аттестациясен яңа формада тапшырган 9 нчы сыйныф укучылар санын чагылдырган критерийларны ала.

2013 ел йомгаклары буенча милли мәгариф юнәлешендә лидерлык позициясен Әтнә районы яулаган. Актаныш, Мамадыш, Балтач, Мөслим, Арча, Саба, Кукмара районы "иң яхшы унлыкта" үз урыннарын тотрыклы саклап калган.

Апас, Бөгелмә, Теләче, Ютазы, Питрәч районнарының милли юнәлештә үз күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртуы күренә.
Шул ук вакытта Әлмәт, Буа, Зәй, Нурлат районнарында һәм Казан шәһәрендә исә нәтиҗәлелекнең шактый кимүе күзәтелә.
Рейтингтагы позицияләрнең укучыларга туган телдә белем бирү күрсәткече кимү һәм 9 нчы сыйныф укучыларының татар теленнән яңа формада үткән йомгаклау аттестациясендә катнашучыларның саны аз булуга бәйле.

2014 елда исә 9 нчы сыйныфларның барысы өчен дә татар теленнән бәйсез бердәм республика тесты үткәреләчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/264929.htm

фото: http://alg-ist.ru/?con=res&req=%D0%9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X