Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район җитәкчесе Сергей Димитриевның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Менә тагын бер ел тарих битләренә язылып, үткәндә калды. Бу чорда илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды, аларның кайберләре сөенеч, икенчеләре борчу-мәшәкать алып килде. Тормыш әнә шулай уңыш һәм уңышсызлык белән бергә үрелеп дәвам итә. Иң мөһиме - борчулар үткәндә калсын, тормышыбызда тотрыклылык булсын,...

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!

Менә тагын бер ел тарих битләренә язылып, үткәндә калды. Бу чорда илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды, аларның кайберләре сөенеч, икенчеләре борчу-мәшәкать алып килде. Тормыш әнә шулай уңыш һәм уңышсызлык белән бергә үрелеп дәвам итә. Иң мөһиме - борчулар үткәндә калсын, тормышыбызда тотрыклылык булсын, ил-көнебездә тынычлык, бердәмлек, татулык саклансын.

2014 елда башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясасак, үтеп баручы елда районыбыз иҗади тормыш белән яшәде. Яңа йортлар, социаль объектлар сафка басты, илкүләм программалар уңышлы тормышка ашырылды. Кайбер тармакларда күрсәткечләр, бәлки, без теләгән күләмдә үк түгелдер дә. Моңа булган резервларны тулысынча файдаланмавыбыз гына түгел, ил һәм дөньякүләм икътисади кризис та йогынты ясый. Әмма ел дәвамында яңа йортларның, биналарның сафка басуы, халыкка хезмәт күрсәтүче объектларның ачылуы, шәхси техника чараларының күпләп артуы, һөнәрчелек һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең ишәюе район халкының гел хәрәкәттә булуы, үзгәрешләргә юл тотуы турында сөйли. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, җиңел сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт тармакларының һәркайсында район үсешенә зур өлеш керткән, күркәм эш нәтиҗәләре белән сөендергән хезмәт алдынгылары аз түгел, алар - безнең горурлыгыбыз, таянычыбыз.

Районыбызда тагын да яхшырак эшләү һәм яшәү өчен мөмкинлекләр зур. Һәр тармакта алдынгылар сафына тигезләшү өчен һәркайсыбыздан зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә. Яңа ел бусагасында торганда шул хакта уйланып, үз алдыбызга төгәл бурычлар куйсак иде.

Кадерле райондашлар!

Яңа елга һәркайсыбыз изге теләкләр, яңа өметләр белән аяк атлый. Уй-хыялларыбыз тормышка ашсын, 2015 ел һәр гаиләгә иминлек, яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Һәркайсыбызга ихлас күңелдән нык сәламәтлек, шәхси бәхет, рухи күтәренкелек һәм күңел тынычлыгы телим.

Яңа 2015 ел белән, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk