Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара гимназиясенең алтын бөртеге 11 сыйныфта укый

Кукмара 1нче гимназиясенең иң уңган, иң булган, иң сәләтле укучыларының берсе Зөлфия Минимуллинаның уңышлары санап бетергесез: укуда да, сыйныфтан тыш эшләр, хәрби-спорт чаралары - һәммәсендә беренче! "Рус теле һәм әдәбияты юнәлеше"ндәге тырышлыклары өчен ике ел рәттән район башлыгының стипендиаты булды, узган ел "Талантлы балалар" Халыкара еллык энциклопедиясенә дә кертелде. Ә...

Кукмара 1нче гимназиясенең иң уңган, иң булган, иң сәләтле укучыларының берсе Зөлфия Минимуллинаның уңышлары санап бетергесез: укуда да, сыйныфтан тыш эшләр, хәрби-спорт чаралары - һәммәсендә беренче! "Рус теле һәм әдәбияты юнәлеше"ндәге тырышлыклары өчен ике ел рәттән район башлыгының стипендиаты булды, узган ел "Талантлы балалар" Халыкара еллык энциклопедиясенә дә кертелде. Ә менә күптән түгел Зөлфия рус теле фәненнән уздырылган республика олимпиадасыннан кабат җиңү яулап кайтты.

-Кечкенәдән китаплар укырга яратам. Аеруча рус, чит ил классикларының әсәрләре ошый. Өй эшләрен әзерләп бетергәннән соң, йокламыйча, төнге сәгать уникеләргә кадәр калын-калын томлы китаплар укый идем. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәсем булмаса, яраткан әсәрләремнән әле дә аерылмас идем, - ди ул. - Китап уку хәтер һәм игътибарлылыкны үстерә, акыл хезмәтенә уңай йогынты ясый, дип юкка гына әйтмиләр. Мин дә үземнең уңышларымның нигезендә укытучыларның тырышлыгы, әти-әниемнең теләктәшлеге белән беррәттән, матур әдәбиятның да йогынтысы бар, дип уйлыйм.

Тыныч холыклы, максатчан кыз гимназиянең уку комитеты советы әгъзасы, укытучыларның уң кулы да икән әле.

-Беренче сыйныфтан алып барлык фәннәрдән дә гел "биш"ле билгеләренә генә өлгерә, нинди генә бурыч йөкләсәк тә, аны бик яхшы итеп, җиренә җиткереп башкара. Гимназиядә бер генә чара да Зөлфия Миннемуллинадан башка узмый. Рус һәм татар телләреннән генә түгел, башка фәннәрдән дә район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Алтын бөртегебез, горурлыгыбыз ул безнең, - ди аның турында сыйныф җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равия ханым Шәйхетдинова.

-Спортны да бик яратам. Гимназиядә оешкан "Яшь коткаручылар" хәрби-патриотик оешмасына да алты ел дәвамында бик теләп йөрдем, - ди Зөлфия. - Берләшмәбез "Аҗаган" уеннарында ел саен җиңү яулый иде. Быел да беренчелекне алдык.

Унберенчеләрнең бу көннәрдә дәррәү кубып май аенда башланачак Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнүләре. Зөлфия исә рус теле белән математикадан тыш, химия һәм биология фәннәреннән дә БДИ тапшырырга җыена.

-Хыялым - табибә булу. Хирург белгечлеген үзләштереп, авыруларны дәвалыйсым, үземнең ярдәмемне күрсәтәсем килә, - ди ул. - Медицина юнәлешендәге уку йортына укырга керү өчен дүрт фәннән имтихан бирергә кирәк. Язгы, кояшлы матур көннәрдә китаплар укып, формулалар ятлап, күнегүләр чишеп утырасы килмәсә дә, уку беренче урында булырга тиеш. Ә инде материалны җиңелрәк үзләштерү, хәтерне яхшырту өчен көн саен шоколад ашарга кирәк!

Зөлфия әти-әнисенә газиз кыз, сеңлесенә яраткан апа, сыйныфташлары өчен якын дус.

-Без кечкенәдән бергә уйнап үстек. Авыр вакытларда ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер булган чын дустым, сердәшчем ул минем. Зөлфиянең яхшы укуыннан беркайчан көнләшкәнебез булмады. Киресенчә, безнең барыбыз өчен дә үрнәк ул, - ди партадашы Ләйсән Хантимирова.

-Кызыбызның уңышларында гимназия укытучыларының да өлешләре зур. Зөлфиянең белемгә омтылышын, аның сәләтен күреп алып үстергәннәре өчен һәммәсенә рәхмәтебез чиксез, - ди әнисе Дания ханым. - Сау-сәламәт булып, имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзе теләгән уку йортына керә алса иде.

"5"кә генә уку өчен нишләргә? Зөлфиядән биш киңәш:

-кызыксынучанлык

-белемгә омтылу

-ялкаулыкны оныту

-укытучыларның киңәшләренә колак салу

-хыяллар, өметләр белән яшәү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk