Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара аша “Бег мира” Халыкара факел эстафетасы йөгерешчәләре узды (+фото)

Әлеге эстафетага старт агымдагы елның 21 февралендә Португалиядә бирелгән иде. Аның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм спортны үстерү һәм төрле ил вәкилләре арасында мәдәни һәм социаль элемтәләр урнаштыру иде. Факел 40 европа иле, шул исәптән Россия аша да уза. Команда составында волонтерлар, спортчылар һәм спорт сөючеләр бар....

Әлеге эстафетага старт агымдагы елның 21 февралендә Португалиядә бирелгән иде. Аның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм спортны үстерү һәм төрле ил вәкилләре арасында мәдәни һәм социаль элемтәләр урнаштыру иде. Факел 40 европа иле, шул исәптән Россия аша да уза. Команда составында волонтерлар, спортчылар һәм спорт сөючеләр бар.

Бүген йөгерешчеләр Кукмара аша уздылар. Саба-Кукмара чигеннән Мамадыш районы чигенә кадәр спортчыларны "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, аларның тренерлары озатты. Йөгерешчеләр кулларына факел тотып өчәр чакрым йөгерделәр. Эстафета йөгерешчеләре Кукмарадан күтәренке кәеф белән юлларын дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk