Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара - 2013 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләүче районнар рәтендә

Татарстанда 2013 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы һәм иң начар эшләүче районнар мәгълүм булды. Рейтингны төзегәндә 5 критерий исәпкә алынган: 1 гектар сөрүлек җирдән алынган табыш, рентабельлелек, кредит бурычлары күләме, уртача хезмәт хакы һәм сөт җитештерү күләме. Әлеге күрсәткечләр буенча Кукмара бишенче урынга чыккан. Хәзерге вакытта районыбыз көн саен дәүләткә...

Татарстанда 2013 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы һәм иң начар эшләүче районнар мәгълүм булды. Рейтингны төзегәндә 5 критерий исәпкә алынган: 1 гектар сөрүлек җирдән алынган табыш, рентабельлелек, кредит бурычлары күләме, уртача хезмәт хакы һәм сөт җитештерү күләме. Әлеге күрсәткечләр буенча Кукмара бишенче урынга чыккан. Хәзерге вакытта районыбыз көн саен дәүләткә 120 тонна сөт сата.

Иң яхшы хуҗалыклар исемлеген дә кукмаралылар әйди. Министрлык мәгълүматларына караганда, Вахитов исемендәге (рәисе - Нәфыйк Хөсәенов) һәм "Урал" (рәисе - Газинур Хәбибрахманов) хуҗалыклары иң яхшылар рәтенә кергән. Ел азагында алар "Аграр сәнәгать комплексы лидеры" дигән мактаулы исемгә лаек булачак.

фото: http://www.heraldikart.ru/oficial%20simvoli/oficial%20simvoly%20kukmor%20rn.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X