Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар: өр-яңа акция - 8 мартка бүләк

Февраль - кышны язга тоташтыручы ай. Җиһанда әле кыш хакимлек итсә дә, кояшлы көннәрдә инде урамда яз сулышы сизелә. Ә яз безгә иң матур бәйрәмнәрнең берсен - 8 март, Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә. Димәк, бүләкләр сайлый башлар вакыт җитә. "Хезмәт даны" газетасы бәйрәм якынлашу уңаеннан яңа акция игълан итә....

Февраль - кышны язга тоташтыручы ай. Җиһанда әле кыш хакимлек итсә дә, кояшлы көннәрдә инде урамда яз сулышы сизелә. Ә яз безгә иң матур бәйрәмнәрнең берсен - 8 март, Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә. Димәк, бүләкләр сайлый башлар вакыт җитә.

"Хезмәт даны" газетасы бәйрәм якынлашу уңаеннан яңа акция игълан итә. 9 февраль - 3 март көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә яки почтальоннар аша 2015 елның икенче ярты еллыгы өчен район газетасына язылучылар арасында автомат кер юу машинасы уйнатылачак. Шуш көннәрдә газетага язылып, квитанциясен 3 мартка кадәр редакциягә алып килеп күрсәтергә яки аның күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Отыш иясе 4 мартта ачыкланачак.

Хөрмәтле ир-егетләребез! Акциядә катнашып, берничә "куян"ны берьюлы тота алачаксыз. Беренчедән, газетага иске бәядән язылып каласыз, икенчедән, якыннарыгызга - әниегезгә, сөйгәнегезгә, кыз туганнарыгызга подписка - бүләк ясыйсыз. Ә инде бәхет елмаеп, кер юу машинасы отсагыз, монысы өчләтә бүләк булачак. Отмасагыз да борчылырга урын юк: "Хезмәт даны" газетасы, 8 март бүләге буларак, ярты ел дәвамында айга 8 тапкыр өегезгә килеп торачак. Әйдәгез, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!

Әлеге акциянең иганәчесе - "Сөт иле" җәмгыятенең "Әсәнбаш" филиалы генераль директоры Илдар Альберт улы Гарифуллин районыбызның һәм "Сөт иле" жәмгыятендә эшләүче барлык хатын-кызларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән тәбрик итә, тыныч, матур тормыш, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, көннәренең гел кояшлы, күңелләренең көр булуын тели.

Акциянең срогы - 2015 елның 9 февраленнән 3 мартка кадәр.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk