Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенче язны көтә

Рафаэль Бикмөхәммәтов 34 ел инде "Восток" хуҗалыгында механизатор булып эшли. Язын җир эшкәртеп чәчүдә эшләсә, җәен-көзен терлек азыгы әзерләүдә, туңга сөрүдә, кышын фермаларга салам тарттыруда хезмәт куя. Ул башкарган эш һәрчак югары сыйфатлы.

Тапшырылган техника яхшылап ремонтланган, җентекләп көйләнгән булыр. ДТ-75 чылбырлы тракторына ул моннан 12 ел элек утырган иде, техникасы бүген дә сәгать кебек эшли. Үткән ел 1140 эталон-гектар эш башкарган, айлык уртача хезмәт хакы 16 мең сумнан артып киткән.
Уңган механизатор күп тапкырлар район Башлыгының Рәхмәт хатлары, мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2011 ел йомгаклары буенча ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды, күкрәген "Казанның 1000 еллыгына" истәлек медале бизи.
Хатыны Фәйрүзә белән бергәләп өч бала тәрбияләп, өч онык үсүенә куанып яши алар.
Бу көннәрдә Рафаэль тракторын язгы кыр эшләренә әзерли. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Рафаэль!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk