Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәтеңне яратып башкару – зур бәхет, дип юкка гына әйтмиләр

"Россия Саклык банкы"ның Саба бүлеге өстәмә офисының юридик затларга кредит бирү секторының баш белгече Рәзилә Төхбәтуллина да әнә шул фикердә: -Гаиләңдә тынычлык хөкем сөргәндә, сау-сәламәт булганда сөенеп эшкә баруга ни җитә! - ди ул. Рәзилә ханым - үзенең өч дистә елга якын гомерен банклар системасында хезмәт куюга багышлаган гүзәл затларның...

"Россия Саклык банкы"ның Саба бүлеге өстәмә офисының юридик затларга кредит бирү секторының баш белгече Рәзилә Төхбәтуллина да әнә шул фикердә:

-Гаиләңдә тынычлык хөкем сөргәндә, сау-сәламәт булганда сөенеп эшкә баруга ни җитә! - ди ул.

Рәзилә ханым - үзенең өч дистә елга якын гомерен банклар системасында хезмәт куюга багышлаган гүзәл затларның берсе.

-Туган авылым Байлангарда урта белем алганнан соң, балачак хыялымны тормышка ашыру максатыннан Казандагы банк мәктәбенә укырга кердем, аннары югары белем алдым. Авыл баласы өчен чын мәгънәсендә камил итеп рус телен үзләштерү, фән серләренә төшенү бер дә җиңелләрдән булмады, билгеле. Әмма үҗәтлегем, тырышлыгым, максатчанлыгым авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте, холкымны ныгытты. Әлеге һөнәрне сайлауда этәргеч ясаган һәм хезмәтнең нечкәлекләренә төшендергән остазларыма һәм җитәкчеләремә аеруча зур рәхмәтлемен, - ди Рәзилә Төхбәтуллина.

Кулына диплом алган кызга төрле елларда дәүләт, коммерция банкларында хезмәт куярга туры килә. 2001 елдан исә Саклык банкы системасында эшли башлый. Юридик затларга кредит бирү секторының баш белгече буларак, Рәзилә Гарәфи кызының төп шөгыле - юридик затларга кредитлар рәсмиләштерү.

-Беренче елларда физик һәм юридик затларның икесе белән дә эшли идек. Хәзер исә безнең бүлеккә бары тик юридик затлар гына мөрәҗәгать итә, - ди ул. - Үсеш зур: элегрәк 12 миллион кредит портфеле булса, бүгенге көндә 120 миллионга җитә, 68 клиентыбыз бар. Шунысы сөенечле: түләмичә йөрүчеләр юк, һәрберсе үзвакытында тиешле сумманы күчерә. Ышаныч яулаган затлар белән эшләү үзе бер рәхәт.

-Рәзилә ханым белән инде ун елдан артык үзара аңлашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле ул. Әлеге сыйфатлары аны гомере буе озатып барсын, - ди аның турында хезмәттәше Рафис Зарипов.

Гүзәл Газизованың да остазына рәхмәте чиксез:

-Минем өчен "икенче әни" ул. Без хезмәттә дә, тормышта да гел бергә. Рәзилә апа барлык мактау сүзләренә дә лаек: сәләтле белгеч, акыллы киңәшче, тыйнак, ярдәмчел хезмәттәш. Аның ташып торган энергиясе сүнмәсен, сүрелмәсен иде.

Бәхет беркайчан да берьяклы гына була алмый. Арып-талчыгып өеңә кайтып кергәндә сине елмаеп каршы алучы пар канатың, балаларың булса, тормыш касәсе тагын да тулыланып китә. Ул яктан да Рәзилә Гарәфи кызы бик бәхетле. Алга таба да шулай була күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банк системасы яраткан хезмәт

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X