Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләр көне уңаеннан “Хезмәт даны” газетасына язылучылар арасында игълан ителгән конкурсның җиңүчесе билгеле

Кешегә көтелмәгән бүләк ясау күңелле инде ул. Гаҗәпләнү катыш сөенечле күз карашларын күреп үзеңнең дә кәефең күтәрелеп китә. Манзараста яшәүче Лилия Гомәрованы да сөендердек әле: Әниләр көне уңаеннан вәгъдә ителгән тузан суырткычка ул ия булды. 22-29 ноябрь көннәрендә "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында игълан ителгән конкурста (аның спонсоры Олыяз авылында...

Кешегә көтелмәгән бүләк ясау күңелле инде ул. Гаҗәпләнү катыш сөенечле күз карашларын күреп үзеңнең дә кәефең күтәрелеп китә. Манзараста яшәүче Лилия Гомәрованы да сөендердек әле: Әниләр көне уңаеннан вәгъдә ителгән тузан суырткычка ул ия булды.

22-29 ноябрь көннәрендә "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында игълан ителгән конкурста (аның спонсоры Олыяз авылында яшәүче эшмәкәр Нурсил Тимергалиев) барлыгы 158 кеше катнашты. Дүшәмбе көнне отышны уйнаттык һәм бу эшкә Кәчимирдә яшәүче, реклама бүлегенә котлау бирергә кергән Радик Шакировны җәлеп иттек. Нәтиҗәдә, отыш иясенең Манзарасның Яңа урамында яшәүче Лилия Гомәрова икәне билгеле булды.

Гадәттә, телефон аша сөенче алып, отыш ияләрен без редакциягә чакырып бүләкли идек. Бу юлы исә көтелмәгән куаныч ясарга булдык һәм Лилия ханымның эш урынын ачыклап, призыбызны алып, Кукмара 3нче урта мәктәбенә (директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли икән ул) киттек. Дөрес, киләсебезне аңа алдан хәбәр иткән идек итүен.

Мәктәпкә килеп кергәндә тәнәфес вакыты иде. Лилия ханым ишек төбендә үк каршы алып: "Безнең хәзер линейка иде, көтеп тора алмыйсызмы, нәрсә турында язарга килдегез?" - дип кызыксынды. Бүләк тапшырырга килгәнебезне белгәч, линейка вакытында бирә аласыз, дип тәкъдим дә кертте. Ә инде бүләкнең нәкъ менә үзенә икәнен белгәч, гомумән, югалып калды ул. Линейкада катнашып тормыйча, сөенечтән күзләре нурланып, йөзе балкып киткән Лилия ханымны котладык та, аның белән әңгәмәне телефон аша дәвам иттек.

-Рәхмәт инде, бик күңелле, шаккаткыч сюрприз булды бу, - дип сүзен башлады ул .- Минем гомеремдә дә бер әйбер отканым булмады. Район газетасының үз абунәчеләре арасында төрледән-төрле конкурслар, акцияләр үткәргәнен күреп, укып торам. "Кара, отыш уйнатканда кешеләргә әллә нәрсәләр чыга бит, безгә юк инде ул", - дип уйлап куйган чакларым булды. Бу конкурста катнашырга уйламадым да, китапханәчебез Наилә Шәфигуллина акция барган көннәрдә безне - мәктәп хезмәткәрләрен газетага яздырды. Ә квитанцияләрнең күчермәләрен сезгә юллаган булган икән. Кем уйлаган аны бәхет нәкъ менә миңа елмаер дип. Район газетасын үз-үземне белә башлаганнан бирле укыйм. 20 яшемдә тормышка чыгып, чит өлкәгә киткәч тә, кайткан саен җыелып куйганнарын укырга дип алып китә идем. Район газетасын 2008 елда Кукмарага күчеп кайткач та алдыра башладык. Өебезгә дүрт-биш төрле газета-журнал килә, иптәшем Раиф өлгергәнче дип кулыма иң беренче сезнекен алам. Соңгы вакытта газетаның "йөзе" үзгәрде. "Үзебез өчен кирәк" акциясе кысаларында тирә-юнебезне чиста тотуга өндәгән язмалар нәтиҗәсендә безнең мәктәп тирәсендәге гараж, каралты-куралар янәшәсендәге ташландык урыннарны җыештыра башлауларын күреп сөендем. Мәктәпләр тормышы, балалар иҗаты, хикәяләрне яратып укыйм. Сирәк булса да булса да безнең укучыбыз Ләйсән Хамматованың да кызыклы язмалары чыга. Кыскасы, район газетасында күңелемә ошамаган әйбер күрмим мин. Рекламасы да файдалы, кирәкле әйберләрнең кайда сатылуын шуннан белергә була. Туганыбыз газетадагы белдерүне укып, өй дә алды әле. Алга таба да газета укучыларыгызны кызыклы, гыйбрәтле, тормышчан язмаларыгыз белән сөендерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X