Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гафиятуллин урамында яшәүчеләр ишегалдына видеокамера куйганнар

Чебешләрне көзен саныйлар, диелә халык мәкалендә. Чыннан да җәй буе кызу эш барган поселок урамнарында, ишегалларындагы мәшәкатьләрнең нәтиҗәсе халык күз алдында. 85 еллык туган көненә җиткәч, шулай бераз көязләнеп алу да килешәдер ул. Поселок урамнарыннан үткәндә ремонт-тәртипкә генә түгел, чисталык-матурлыкны да күреп күз иркәләнә. Кемнәрдер эскәмияләрдә утырып хәл ала, паркларда...

Чебешләрне көзен саныйлар, диелә халык мәкалендә. Чыннан да җәй буе кызу эш барган поселок урамнарында, ишегалларындагы мәшәкатьләрнең нәтиҗәсе халык күз алдында.

85 еллык туган көненә җиткәч, шулай бераз көязләнеп алу да килешәдер ул. Поселок урамнарыннан үткәндә ремонт-тәртипкә генә түгел, чисталык-матурлыкны да күреп күз иркәләнә. Кемнәрдер эскәмияләрдә утырып хәл ала, паркларда яшьләр рәхәтләнеп ял итә, балалар мәйданчыкларында сабыйларның чыр-чуы ишетелә. Яз башында район җитәкчесе Сергей Димитриев:

-Һәркемнең дә яшәгән урынын төзек, матур, чиста һәм уңайлы итеп күрәсе килә. Шуңа күрә ишегалларына балалар мәйданчыгы, эскәмияләр, яктырткычлар куярга кирәк. Чүп савытларын урнаштыру өчен махсус урыннар булдырасы иде, - дигән тәкъдим белән чыккач, күпләр шикләнеп караган иде.

Хәзер кич җитеп караңгы төшкәч тә әти-әниләр ул-кызларын төсле, матур атынгыч, шугалаклардан алып керә алмый интегә. Менә бит телевизор, интернеттан да аерып була икән балаларны. Уен мәйданчыклары булдыруга үзеннән өлеш керткән һәркемнең хезмәтенә иң югары бәядер бу, мөгаен.

Яңарыш кичергән ишегалларында гөрләтеп "Ишегалды бәйрәм"нәре дә үткәрелде. Күпләр район Мәдәният йорты үзешчәннәре оештырган концерт программасы карап ял итеп, күңел ачты, шулай ук район җитәкчелеге белән дә очрашып, борчыган сорауларны җиткерергә мөмкинлек булды. Ә сәнгать мәктәбе укучылары читтә кыенсынып басып торган балаларны да бөтерчек кебек үз араларына алып кереп биетте, уйнатты.

-Йортыбыз һәм аның әйләнә-тирәсе бик матур булып үзгәрде, кеше алдында да "мин монда яшим", дип әйтүе үзе бер күңелле хәзер. Без бик канәгать. Балаларга да уен мәйданчыгы бик кирәк иде. Безнең йортта яшәүчеләр генә түгел, күрше-тирә урамнардан да бирегә уйнарга җыелалар. Тормышыбызны яхшыртуга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Планетарная урамында яшәүче Фәридә Гареева.

-Халыктан җыелган үзкертем акчасына быел егерме дүрт ишегалдына балалар мәйданчыгы куелды. Тагын кайтарылган сигез - дүрт атынгыч, дүрт шугалак бар. Әмма аларны урнаштыру өчен тәртипсез куелган сарай, гаражлар комачау итә. Бу эшләр барысы да халык ихтыяҗларын истә тотып башкарыла, шуңа күрә райондашлар да теләктәшлек күрсәтеп, йорт яннарын чистартуда актив катнашсыннар иде, - диде "Ремстройсервис" җитәкчесе Раниф Сәлмәнов. - Республика программасы нигезендә күп ишегалларына асфальт түшәлде. Әле дүрт ишегалдына брусчатка җәеләчәк. Авыр йөк машиналары белән кермичә, һәркем булдырылганны саклап тотып, эшләгән кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итсен иде. Гафиятуллин урамында яшәүчеләр ишегалдына видеокамера алып куйдылар. Күрше районнарда инде мондый тәҗрибәне күптән кулланалар. Бу әйләнә-тирәгә күз-колак булып торуның бер чарасы. Башка урамнарда яшәүчеләр дә моны исәпкә алсыннар иде.

-Яңа ремонтланган паркларга, ишегалларына видеокамералар куелса, бик яхшы булыр, әлбәттә. Гафиятуллин урамында яшәүчеләр моны үзләре, акча җыешып алганнар дип ишеттем. Әмма мин яши торган йортта капиталь ремонт вакытында акча җыеп, бертөсле почта ящигы сатып алудан да баш тарттылар, - диде исемен әйтергә теләмәгән бер ханым. - Әгәр ишегалдына видеокамера куярга уйласалар, мин бик теләп риза булачакмын. Күмәк эш тау күчерә диләр бит, җыешып алганда бәясе дә әллә ни кыйммәт булмас иде. Тәртипсезлекләр, вату-җимерүләр дә кимер, йорт каршысына йөк машиналары белән кереп туктаучыларга да чик куелыр иде.

Яңа вакытта бар да матур, әлбәттә, ә ул матурлыкны чиста-пөхтә итеп саклап тоту - һәрберебезнең бурычы. Кайвакыт чүп чиләге янында ук аунап яткан вак-төяк кәгазь кисәкләрен, пластик су шешәләрен күреп, аны калдырган "кыек куллы" кешеләрдән: "Чүп чиләгенә кадәр үрелергә нәрсә комачау итте?" - дип сорыйсы килә. Әйдәгез чисталыкны, матурлыкны бергәләп саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk