Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Фаворит"тан халык өзелми

Төзелеш материаллары, йорт кирәк-яраклары белән сату итүче "Фаворит" кибетен районда белмәүчеләр сирәктер. Кайчан барсаң да, үзеңә кирәкле товарны табарга була анда.

Төрледән-төрле буяулар, сантехника, юыну бүлмәсе өчен җиһазлар, су краннары, полипропилен торбалар, канализация, су һәм җылылык үткәрү җайланмалары, электр товарлары... - һәммәсе бар. Сатучылары да мөлаем. Кибет ачылуның беренче көненнән үк эшләүче Кукмара егете Рәмис Вафинны гына алыйк. Яшь кенә булуына карамастан, үз эшенең остасына әверелгән. Хезмәт юлын урта мәктәпне тәмамлап, колледжда белем алганнан соң, районыбызның күпләп сату базасында башлап җибәрә ул.
-"Фаворит"ка килгәндә сату өлкәсендә азмы-күпме тәҗрибәм булгангамы, беренче көннән үк әлеге кибетнең үзенчәлекләренә төшенеп, яхшы гына эшләп китә алдым. Хезмәттәшләрем дә һәрдаим ярдәм итеп тордылар, безнең коллектив бик бердәм, - ди Рәмис.
Биредәге товарларның күплеген күргәч, башлар әйләнде. Боларның барысының да исемен, ничек кулланылуын каян белеп бетерергә кирәк?! Төзелеш кирәк-яраклары гына түгел, тормыш-көнкүреш химиясе товарлары да бар бит әле...
-Беренче карашка гына шулай күп күренә ул, ике-өч көннән күз ияләнә, хәтта кайсы товарның кайда икәнен төнлә уятып сорасалар да беләсең. Бәяләре дә истә кала. Җәйге чорда халык күбрәк буяулар алды, хәзер исә биналарның эчке ягын җиһазландыру товарларына өстенлек бирәләр, - ди ул. - Көн дәвамында бик күп кеше белән аралашырга туры килә, эшемне бик яратам.
Сатучы егетне кибет җитәкчелеге дә бары тик уңай яктан гына бәяләде.
-Без үз эшчәнлегебезне 2007 елның маенда башлап җибәргән идек. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, аягыбызда нык басып торабыз. Ике катлы кибет бинасында йортны җиһазлау өчен бар әйбер бар. Күршебездә генә электр товарлары сатыла. Йортларга, оешмаларга ут керткәндә безгә килеп тулы комплект әзерләргә мөмкин. Ассортиментны һәрдаим тулыландырып, төрләндереп торабыз. Кибетебезне халык бик ярата, - ди кибет директорының сату буенча урынбасары Ләйсән Мостафина. - Ә инде биредә эшләүче хезмәткәрләргә килсәк, һәрберсе тырыш, сатып алучылар белән уртак тел табалар. Рәмис - акыллы, тәртипле егет, һәммә кешене елмаеп, шат күңел белән каршылый, кирәкле товарны тәкъдим итә. Ул безнең хуҗалык мөдире дә әле. Кибетне тәртиптә тотуда аның өлеше зур. Алга таба да бергәләп эшләрбез дип уйлыйм.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk