Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшмәкәрлек: итсәң хәрәкәт, булыр бәрәкәт (+ФОТО)

РЕСПУБЛИКА ЛИДЕРЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ СТРАТЕГИЯСЕ БИЗНЕСНЫҢ ҮСЕШЕН ЫШАНЫЧЛЫ ГАРАНТИЯЛӘР БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТӘ. ИЛДӘГЕ КРИЗИСКА КАРАМАСТАН, РЕСПУБЛИКАДА ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ ЯКЛАУ БУЕНЧА ЧАРАЛАРНЫҢ БЕРСЕ ДӘ БЕТЕРЕЛМӘДЕ. РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ТА МУНИЦИПАЛИТЕТЛАР АЛДЫНА КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ АКТИВ РӘВЕШТӘ ҮСТЕРҮ БУРЫЧЫН КУЯ. Районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Кемдер авыл хуҗалыгы продукцияләре, азык-төлек җитештерә, төзелеш кирәк-яраклары,...

РЕСПУБЛИКА ЛИДЕРЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ СТРАТЕГИЯСЕ БИЗНЕСНЫҢ ҮСЕШЕН ЫШАНЫЧЛЫ ГАРАНТИЯЛӘР БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТӘ. ИЛДӘГЕ КРИЗИСКА КАРАМАСТАН, РЕСПУБЛИКАДА ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ ЯКЛАУ БУЕНЧА ЧАРАЛАРНЫҢ БЕРСЕ ДӘ БЕТЕРЕЛМӘДЕ. РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ТА МУНИЦИПАЛИТЕТЛАР АЛДЫНА КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ АКТИВ РӘВЕШТӘ ҮСТЕРҮ БУРЫЧЫН КУЯ.

Районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр шактый. Кемдер авыл хуҗалыгы продукцияләре, азык-төлек җитештерә, төзелеш кирәк-яраклары, кием-салым белән сәүдә итә, ә кемдер үз эшчәнлеген халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә алып бара.

Яшьләребез аеруча тәвәккәл. Алар, эшмәкәр булып теркәлеп, һәрдаим төрле дәүләт программаларында катнашырга тырышалар. Грантлар ярдәмендә үз эшләрен башлап җибәрүчеләр, эшчәнлекләрен тагын да киңәйтүчеләр саны да елдан-ел арта. "Лизинг-грант" программасында узган ел районда 16 кеше җиңеп, 13 миллион сумнан артык финанс ярдәме алган иде. "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы кысаларында да 7 гаилә грант отты. Районда гаилә фермаларының саны да 46га җитте, шуларның яртысын диярлек югары технологияле сөтчелек фермалары тәшкил итә. Мөгезле эре терлек симертү, ат һәм сарык асрау, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

Татар Толлысы авылында яшәүче Линар Баһамановның крестьян-фермер хуҗалыгында казлар үрчетелә. Яшь кенә булуына карамастан, моннан өч ел элек КФХ булып теркәлә һәм, яшь фермерларга ярдәм йөзеннән бирелә торган 1,5 миллион сумлык грант акчасына яңа бина төзеп, эшчәнлеген тагын да җәелдереп җибәрә, өч кешене хезмәт белән тәэмин итә.

-Узган ел кош-кортларның саны 1500 иде, быел бераз кимеде. 2017 елга исә 2200гә җиткерү бурычын куйдык, - ди Линар.

Линарны әтисе Альфрет Баһамановның хезмәтен дәвам итүче, дисәк тә ялгыш булмас. Иң беренче тапкыр 1993 елда каз бәбкәләрен Татар Толлысына нәкъ менә Альфрет абый алып кайткан була.

-Элеккеге "Яңа тормыш" колхозында эшләгән чагым. Венгриядән самолет белән кайткан тәүлеклек 1250 каз бәбкәсен аэропорттан барып алган идем. Безгә ул чагында бәбкәләр белән бергә катнаш азык, махсус дарулар, вакциналар да бирделәр, ничек тәрбияләргә кирәклеген дә аңлаттылар. 3-4 килограммлы булып үсә торган венгр казларының елга бер тапкыр мамыгын да йолкырга кирәк иде әле.

Аерым бинага урнаштырып, тиешенчә тәрбияләп үстереп, үрчетеп шактый зур табыш алдык, - дип искә ала ул вакытларны гаилә башлыгы. - Өч елдан соң әлеге токымны икенчеләре - глазовныкылар алыштырды. Үзебезнең инкубатор булганнан соң, хезмәтебез бераз җиңеләйде - йомыркаларны Кукмарага һәм Карповкага алып бармыйча, үзебездә генә бәбкәләр чыгара башладык. Ә инде 2002 елда күрше Постников-Починок авылында да каз фермасы төзелде. Анда "Линда" каз бәбкәләрен үстердек. Кош-кортларның баш саны өч меңгә кадәр җиткән еллар да бар иде. Бәбкәләр күп чыга, сорау бик зур - барысына да өлгер генә! Тора-бара каз фермасы Татар Толлысында бетерелде һәм Постников-Починокта гына калды. Инде биш ел әлеге эш белән улыбыз Линар шөгыльләнә.

Шәхси хуҗалыкларда казларның саны гадәттә 20-30дан артмый. Шуның өчендерме, фермадагы меңләгән кош-кортны күргәч, бераз аптырап калдык. Бу кадәр казны тәрбияләргә, үзвакытында ашатып, асларын җыештырып торырга да өлгерергә кирәк бит әле!

-Безнең хезмәткәрләрнең барысы да бик тырыш. Үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкаралар, - ди Линар. - Ел саен көз көне 200 тонна ашлык (160 тонна бодай, 40 тонна арпа), 10 тонна аксымлы-витаминлы кушылма сатып алабыз. Ике тракторыбыз, авыл хуҗалыгы машиналарыбыз бар. 13 гектар мәйданда печән чәчәбез, аны үзвакытында тиешенчә җыеп алабыз. Печән оны казларның азык рационына кертелә. Әмма аның күгәрмәгән булуы шарт. Шулай ук казлар чисталыкны яраталар. Ә инде бәбкәләр өчен җылы (28-32 градус) һәм коры бина булдырырга кирәк. Үтәли җил, дымлы һава каз бәбкәләренең үлеменә китерә. Беренче ун көндә бары тик "Предстарт" катнаш азыгы гына бирергә кирәк. Инде бераз үсә төшкәч, "Старт", "Рост" катнаш азыкларына күчәсең.

Баһаманов крестьян-фермер хуҗалыгы төрле кызыксындыру чаралары хакында да онытмый. Узган ел алар "4x1" программасы белән эшләгәннәр. Килешү нигезендә бушлай 4 каз бәбкәсе (өстәп бер атнага җитәрлек катнаш азык) бирелә дә, шуның берсе биш айдан соң кире хуҗаларга кайтарыла. Районыбызның Филипповка авылында яшәүче бер хуҗалык берьюлы 320 каз бәбкәсе алган булган, шуның 80ен көз көне алып килеп биргән.

-Шунысы сөенечле: бәбкәләрнең берсе дә яңа хуҗаларда үлмәде. Халыктан да бары тик рәхмәт сүзләре генә ишеттек, - ди фермер. - Җыеп алынган казларны карантинда тотып, 2-3 ай ашатканнан соң, тере авырлыкта һәр килограммын 150 сумнан саттык. Быел да әлеге программа буенча эшләргә планлаштырабыз. Инде сораучылар да шактый.

Фермада ике елдан да картрак булган казлар бөтенләй юк. Ел саен алар яңартылып торыла. Йомырка салып туктаганнар тере авырлыктагы һәр килограммы - 110, ә яшь казлар 150 сумнан сатыла. Шулай ук төрле шәһәрләрдәге токымлы казлар, аеруча хуҗалыклардан йомыркалар алып кайтып та нәсел үзгәртү, яңарту өстендә эш алып барыла. Йомырка салыр алдыннан 40 көн кала һәр казга прививка ясау, катнаш азыкның, йомырканың сыйфатын тикшертү хакында да онытмыйлар әлеге фермер хуҗалыгында.

Хәзерге вакытта фермадагы казлар йомырка салалар. Һәр йомырка инкубаторга урнаштырып барыла. Инкубаторга Башкортостанның "Языково" нәсел хуҗалыгыннан "Фаворит", "Цветной", "Мускус", ак токымлы үрдәкләрнең дә йомыркаларын алып кайтканнар. Каз бәбкәләре 20 апрельләрдән соң, ә инде үрдәк бәбкәләре майның 14ләрендә чыга башлаячак икән. Димәк, заявкалар бирә башларга да вакыт. Каз бәбкәләре чирләмәсен һәм тагын да тизрәк үссен өчен бер уңайдан "Предстарт", "Старт", "Рост" катнаш азыклары да сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk