Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшлекле визит

Узган атнада районыбызда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән берлектә вертолетта басулар өстеннән әйләнеп, урып-җыю һәм башка кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, кунаклар Купка фермеры Илфат Гыйльметдиновның гаилә фермасында булдылар.

Мини ферма мөгезле эре терлекләр асрау өчен төзелсә дә, әлеге очрашуда катнашучыларның күңеленә иң хуш килгәне - тәвә кошлары булгандыр, мөгаен. Әйе, безнең яклар өчен ят булган өч тәвә кошы да сыйган бирегә. Берсе-берсе 90шар мең сум торган әлеге кошларны киләчәктә күпләп асрарга хыялланалар Гыйльметдиновлар. Атлар да бу гаилә өчен ят хайван түгел, моңарчы да аларны үз хуҗалыкларында асрадылар. Чабыш һәм йөк атларын тагын да ишәйтергә ниятлиләр. Әмма терлекчелектә төп юнәлеш, әлбәттә, сөтчелек булачак.
40 малга исәпләнгән бу торак әле май аенда гына төзелә башлаган иде. Өч ай эчендә ул түбә астына кертелде, эчке эшләре башкарылды, сөтүткәргеч, транспортер, суыткыч урнаштырылды, утарлар, бозаулар өчен читлекләр ясалды. Инде 32 сыерлары бар, утарда 4 ат йөри, тәвә кошлары да бу якларга ияләнеп килә кебек.
Шәхси ярдәмче хуҗалыгында нәтиҗәле эшләве өчен 2008 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына һәм бүләк сәгатькә лаек булган Гыйльметдиновлар әнә шулай авырлыклардан, көндәлек мәшәкатьтән курыкмыйча, киләчәккә карап яшиләр. Гомумән, бу як халкы булганына гына канәгать калып гомер итүчеләрдән түгел. Кәсепле, эшчән халык яши бу төбәктә: итек басалар, суган үстерәләр. Быелның 6 аенда шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән продукция сатудан 128 миллион сум табыш алганнар. Бу бер хуҗалыкка 129 мең сум туры килә дигән сүз. Шуңа тормышлары да нык. Әлеге җирлектә яшәүче 992 хуҗалыкта 752 җиңел машина, 101 трактор булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Кунаклар бу як халкы җитештергән бал, камыр ризыклары, итек, шәл, бәйләнгән әйберләрне кызыксынып карадылар, боларны ялкау кеше эшли алмый дигән нәтиҗә ясадылар. Районның гомуми хәленә дә югары бәя бирелде.
-Корылык сезнең районны да читләтеп үтмәде. Әмма елына күрә яхшы гына уңыш үстердегез, аны урып-җыю да тиешенчә оештырылган. Әле бәрәңге, кукуруз уңышын җыеп аласы бар, көзге чәчүне үзвакытында төгәлләргә кирәк. Эшли беләсез, бу бурычлар да уңышлы үтәлер дип ышанабыз. Районыгызның башка тармакларында да үсеш күзәтелә, - диде халык белән очрашу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтов та районның авыл хуҗалыгы тармагындагы эш нәтиҗәләренә уңай фикерен белдерде.
-Бу якларда соңгы ике айда нибары 40 миллиметр (республикада бу күрсәткеч - 80 мм.) явым-төшем булса да, игенчелектә эзлекле эшләү, агрочараларны югары сыйфат белән башкару нәтиҗәсендә бу тармакта хәл моннан 7-8 ел элеккеге белән чагыштырганда тамырдан үзгәрде. Ә инде Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" хуҗалыклары быел да югары уңыш үстерделәр, 47шәр центнер ашлык суктырылган басулар булды. Инвестор тарафыннан терлекчелеккә зур акчалар кертелде, нәтиҗәдә фермалар төзекләндерелде, мал саны, продукция җитештерү артты. Кече эшмәкәрлекне үстерү, гаилә фермалары оештыру буенча да районыгыз республикада әйдәп бара. Мөмкинлекләрегез тагын да зуррак. Тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерү, басуларның уңдырышлылыгын күтәрү өчен тырышырга кирәк.
Очрашуда терлекчелек продукцияләрен сатуны оештыру, аларга куелган бәяләр, шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү, алда торган сайлаулар, 1 сентябрьгә кадәр мәктәпләрне төзекләндерү, дини вәзгыять һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X