Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Эшемне бик яратам”

ТР буенча 10нчы номерлы Саба районара салым инспекциясе начальнигы урынбасары Әлфия Велиева.


Казан дәүләт финанс институтын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын райфо системасының дәүләт керемнәре бүлегендә башлап җибәргән Велиева Әлфия Нургали кызының эш тәҗрибәсе өч дистә елга якын. Соңгы 20 елын исә салым органнары хезмәтендә эшләүгә багышлый ул.
-РФнең элеккеге Президенты Б.Ельцин Карары белән 1991 елның 21 ноябрендә Мөстәкыйль Дәүләт салым органнары барлыкка килде. Мин Кукмарада ачылган инспекциягә бүлек начальнигы булып эшкә алындым. Коллектив бик көчле иде. Дәүләткә намус белән хезмәт иткән Ә.Ярмаков, А.Идиятова, С.Ибраһимова, Ә.Гыйльфанова, М.Миннеханов, Н.Зиннәтов, Р.Зиннәтовлар белән үзара аңлашып эшләдек. Салым хезмәтенең заманча үсешенә күп көч куйдылар алар. 2005 елда үзгәртеп кору булганнан соң, Сабага күчтем, хәзер Саба районара салым инспекциясе начальнигы урынбасары вазыйфасын башкарам, - ди Әлфия Нургали кызы. -Хезмәтебез бик катлаулы, әмма ул бик кирәк. Законнар көн саен үзгәреп торганлыктан, күп укырга, күп белергә туры килә. Билгеле булганча, эшебез дәүләт казнасын даими тулыландырудан, халыкның тормыш-көнкүрешенең тотрыклылыгын тәэмин итүдән гыйбарәт. Агымдагы елның 10 аенда районның җирле бюджетына салым һәм җыемнардан 189,3 миллион сум акча тупланды. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, әлеге сан 8,8 миллионга күбрәк. Мин үзем эшемне счет төймәсеннән башлаган идем, хәзер көнебезне компьютер, интернеттан башка күз алдына китерү дә кыен. Мәгълүмати технологияләрнең тормышыбызга үтеп керүе халыкка шактый уңайлыклар тудырды. "Салым түләүченең шәхси кабинеты" интернет-технологиясеннән файдаланып һәркем хисап һәм түләүләрне контрольдә тота, салым буенча бурычлар турында белә ала.
Салым инспекциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә, тормышларында уңышлар, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk