Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада "Ел тәрбиячесе-2015" титулына Иске Юмьядан Лариса Антонова лаек булды

Поселокның "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район туры узды. Беренче урынны Иске Юмья балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Антонова алды. Икенче-өченче урыннарны исә "Каенкай" балалар бакчасыннан Ләйсән Җәләлиева, "Кыңгырау"дан Гөлфия Исмәгыйлевалар бүлеште. Мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар арасында нинди генә конкурс-бәйгеләр оештырылмый?! Иң уңган-булган, үз эшләренең чын осталары...

Поселокның "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район туры узды. Беренче урынны Иске Юмья балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Антонова алды. Икенче-өченче урыннарны исә "Каенкай" балалар бакчасыннан Ләйсән Җәләлиева, "Кыңгырау"дан Гөлфия Исмәгыйлевалар бүлеште.

Мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар арасында нинди генә конкурс-бәйгеләр оештырылмый?! Иң уңган-булган, үз эшләренең чын осталары булган балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында үтүче "Ел тәрбиячесе" бәйгесе дә шуның бер мисалы. Ел саен дистәләгән тәрбияче көч сынаша, үзен сыный анда. Конкурсның быелгы җиңүчесе Лариса Антоновага да бәхет икенче тапкыр килүендә генә "елмайган".

-Мин Иске Юмья авылы балалар бакчасында 2010 елдан эшли башладым. Бер елдан соң конкурста катнашып карыйсы иттем. Алдагы ике турны узып, финал өлешенә дә чыккан идем ул вакытта, балларым гына башка конкурсантларныкыннан кимрәк булгач, призлы урынны яулый алмадым. Бу юлы исә бәйгегә аеруча тырышып әзерләндем һәм беренчелеккә чыктым, - ди ул.

Конкурсның финал өлешенә чыгучыларның барысы да поселок балалар бакчасында эшләүчеләр, бары тик Лариса гына авыл җирлегеннән була. Ярдәм итәргә методист та юк бит безнең, дип төшенкелеккә бирелми, барысын да үзе башкара ул.

-Бәйгенең шартлары буенча "XXI гасыр тәрбиячесе" дигән эссе яздык, поселок балалар бакчасында бөтенләй чит сабыйлар белән дәрес үрнәге күрсәттек. Ахыргы этапт исә поселокның "Кояшкай" балалар бакчасында үтте. Анда "Бер минутлык педагогик дан" дигән исем астында һәр конкурсант үз эшчәнлегенең педагогик асылын, балаларга, хезмәттәшләренә карата булган мөнәсәбәтен ачып бирергә, үз һөнәре турында сөйләргә тиеш иде. Ә инде "Адым арты адым" дигән өлеш тәрбия эшчәнлегенә юнәлдерелде. Һәрбер чыгыш презентацияләр ярдәмендә тәкъдим ителде, - ди Лариса. - Бәйгедә икенче тапкыр катнашуым булгач, дулкынлану азрак булды. Аннары яңа балалар бакчасындагы уңай мохит , җылы мөнәсәбәт тә борчуларымны юып алгандай итте. Жюри әгъзалары мине җиңүче дип атаганнан соң, үземнең хис-кичерешләремне әйтеп бетерерлек түгел иде. Мин бик шатмын. Хәзер бар көчемне бәйгенең алдагы турына әзерләнүгә юнәлдерәчәкмен.

Раушания ФӘЙЗЕТДИНОВА, район мәгариф идарәсе методисты:

-Лариса Антонова берече урынга, чыннан да, бик лаек. Ул тырыш, максатчан. Балалар да, хезмәттәшләре дә бик яраталар, хөрмәт итәләр аны. Шулай ук җыр-моңга да оста ул, "Салават күпере" вокаль ансамблендә дә чыгышлар ясый. Бәйгенең 18 мартта Балтач районында узачак зона турында да сынатмас, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk