Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дүрт бала әнисе Әлфинур Тимергалиева: "Балалар - минем өчен яшәү мәгнәсе"

Моннан өч ел элек газетабызның 15 май санында "Рәмиләнең бик тә аякка басасы килә" дигән язма басылган иде. Анда сүз дүрт бала тәрбияләүче Әлфинур һәм Айрат Тимергалиевлар гаиләсе хакында бара.

Төпчек кызлары Рәмилә - авыру. Бала дөньяга килү белән аңа табиблар арка мие кимерчәге, гидроцефалия диагнозлары куялар. Өстәвенә, оча өлеше органнарының тотанагы юк, аякларында дисплазия - кызчыкның ике аягы да бот өлешеннән туганда ук тартылган була. Нейрохирурглар: "Балагызның аякларына операция кирәк. Шуннан соң ул, бәлки, утырып тора алыр. Аякка басар дип ышандырмыйбыз", - диләр. Әмма ата-ана күңеле һаман яхшыга өметләнә. Бер-бер артлы биш операция кичерә, ике яше тулганнан соң тагын пычак астына керә сабый. Бу юлы операцияне кызның башына ясыйлар - башы белән муен өлешен шланг ярдәмендә тоташтыралар. Ярый әле өелеп килгән язмыш сынауларына, коточкыч авыртуларга түзә-түзә кызчык үзендә яшәргә көч таба, нәни йөрәге дә "мин яшим" дип тибә...
Тимергалиевлар йортына кабат юл алуыбыз да юктан түгел иде. Үзенең биш яшьлек кечкенә генә юбилеен билгеләп үткән кызның хәлен беләсебез, сабый белән якыннанрак танышасыбыз килде. Без килгәндә кечкенә генә, әмма уңайлы, якты, җылы өйләрендә әнисе Әлфинур белән икесе генә иде. Әтиләре - эштә, абыйсы һәм апалары укуда. Рәмиләне берара танымый тордык, сөбеханалла, күзгә күренеп үскән, без белгән бишектәге бәбәй түгел инде ул хәзер. Ишектән керүгә таныш түгел кешеләр дип тормады, матур итеп исәнләште, йөзендә елмаю барлыкка килде.
-Дәваханәләргә тикшеренергә, туганнарга, дусларга кунакка барырга яратмаса да, үзебезгә килүчеләргә һәрчак шат ул. Волонтер егет-кызларны да Рәмилә сагынып көтеп ала. Бергәләп кул эшләре, рәсемнәр ясыйлар. Җәй көне волонтер кыз белән килгән бер егет зур уенчык аю да бүләк итте әле аңа. И сөенде инде! Баланың шатлыктан балкуын күрү үзем өчен дә зур бәхет булды, - ди Әлфинур ханым.
Авыруы бер кочак булуга карамастан, Рәмиләнең дә үзе шикелле малай-кызлар белән йөгерәсе, качышлы, әбәкле уйныйсы килә. Кайвакыт идәндә шуышып хәрәкәтләнсә дә, гәүдәсе һәм куллары хәлсез булганга, тиз арый, ара-тирә егылып та китә шул.
-Диванга терәтеп утыртам да, йорт эшләрен карыйм. Үзенең генә, ялгыз каласы килми, тизрәк мине чакыра. Иртәбез көн саен: "Әни, бүген нәрсә эшлибез инде?" - дигән сорау белән башланганлыктан, вакытны бер дә бушка уздырмыйбыз: көн саен аякларына массаж ясыйм, бергәләп әкият китаплары укыйбыз, саныйбыз. Үзе дә рәсемнәр буенча сөйли, пластилиннан әвәләп сыннар ясый, кәрәзле телефоннарның ничек эшләвен миңа караганда яхшырак белә, - ди әнисе. - Күптән түгел салкын тидереп авырды, бик курыккан идем. Ходайның рәхмәте, даруларның файдасы булды, берәр атнадан савыкты. Хәзер кабат елмая инде. Көннәр бозылса, башым авырта, әйләнә, дип кенә үзәгемне өзә. Киләсе елга тагын дәваханәгә тикшеренергә барабыз. Бар да яхшы, дип кенә кайтара күрсеннәр иде. Кабат операцияләргә керәсе булса, ничекләр түзәр. Хәзер үскән саен бар нәрсәне аңлый бит...
Тимергалиевлар гаиләсендә Рәмиләдән кала тагын өч бала бар. Өлкәне Азат Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында укый, ә Лилия белән Алия Манзарас урта мәктәбенең 2нче һәм 7нче сыйныф укучылары.
-Балаларның барысы да бик тырыш. Узган чиректә Алиянең берничә өчлесе чыккан иде, көн саен диктантлар, сүзләр яза торгач, дүрт-биш билгеләренә күтәрелде, - ди Әлфинур. - Иртән чыгып китәләр дә, кичке сәгать дүрттә генә кайтып керәләр. Мәктәп ерак булгач, кайтып күземә күренгәнче борчылып торам. Рәмилә аеруча сагынып көтә инде аларны, мин дә мәктәпкә барам, ди. Апалары бераз эләгешеп алсалар, үзенчә тәртип тә урнаштыра әле ул. Балалар үскән саен авыр икән. Кием-салымга да акча күп кирәк. Ярый әле Рәмиләгә памперсларны бушлай алабыз. Мин үзем бер җирдә дә эшли алмагач, пособие акчасын көч-хәл белән җиткерәм. Ирем Айратның эш урыны булуга да сөенеп бетә алмыйм. Ай саен уты-газына түләргә, Рәмиләгә дарулар да алырга кирәк бит...
Әлфинурның бар хыялы - кызын аякка бастыру. Интернет аша чит илләрдәге бик күп дәвалау клиникаларының эшчәнлеге белән танышкан, аларга хатлар юллаган ул. Әмма әлегә бернинди хәбәр дә юк икән. Өметсез шайтан гына, диләр. Бәлки, район халкының ярдәме белән Рәмиләне дәвалауга бераз акча туплый алырлар. 2009 елда газетада язма басылганнан соң да әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр шактый булган бит. Кемдер кием-салым, ә кемдер җиләк-җимешләр алып килгән, акчалата ярдәм күрсәткән. "Минем мәктәпкә барасым килә", - дип өзгәләнүче баланың язмышына битараф булмасак иде.
Рәсемдә: Рәмилә әнисе, ике апасы һәм волонтерлар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X