Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмдә укытучыларның иң лаеклылары бүләкләнде (+фото)

Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм узды. Мөгаллимнәрне хөрмәтләү, аларның хезмәтләрен бәяләү максатыннан мондый чаралар оештыру соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Залда берсеннән-берсе күркәм укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары урын алган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде: -Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, тантана кунаклары! Барыгызны да...

Укытучылар көне уңаеннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм узды. Мөгаллимнәрне хөрмәтләү, аларның хезмәтләрен бәяләү максатыннан мондый чаралар оештыру соңгы елларда матур традициягә әйләнде. Залда берсеннән-берсе күркәм укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары урын алган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде:

-Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, тантана кунаклары! Барыгызны да ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Укытучы элек-электән бөек шәхес булды. Хәзер дә мөгаллимнәргә карата хөрмәт зур. Бүгенге көндә төп бурыч - заманга яраклашкан шәхесләр тәрбияләү. Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек телим, - диде ул һәм бер төркем мөгаллимнәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.

фото: http://schools.dnevnik.ru/news.aspx?network=42368&news=105992

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X