Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Булдырганны саклап булырмы?

-И-и, кызым, безгә дә шоп-шома, брусчатка җәелгән тротуарлардан атлап йөрергә язган икән. Беркөнне ахирәтем белән бистәбез үзәгенә чыккан идем, шунда күреп, исем китеп кайттым, - дип үзенең сөенече белән уртаклашып, үткәндәге юлсызлыкларны, саз ерып йөрүләрен искә төшереп утырды күрше әбиебез. Әйе, чыннан да, күзгә күренеп үзгәрә Кукмарабыз. Быел поселокта җәяүлеләр...

-И-и, кызым, безгә дә шоп-шома, брусчатка җәелгән тротуарлардан атлап йөрергә язган икән. Беркөнне ахирәтем белән бистәбез үзәгенә чыккан идем, шунда күреп, исем китеп кайттым, - дип үзенең сөенече белән уртаклашып, үткәндәге юлсызлыкларны, саз ерып йөрүләрен искә төшереп утырды күрше әбиебез.

Әйе, чыннан да, күзгә күренеп үзгәрә Кукмарабыз. Быел поселокта җәяүлеләр юлына брусчатка җәю барлыгы 3 миллион 720 мең сумга төшкән.

"Строй-Гарант" төзелеш оешмасы хезмәткәрләре әлеге эшкә иртә яздан ук алынып, Җиңү Паркы каршындагы тротуарга брусчатка җәюне 9 Май бәйрәменә тәмамлаганнар да иде инде. Егетләрнең тырышлыгы белән поселокның Ленин, Чернышевский урамнарында, поселокның 4нче мәктәп янындагы ял һәм мәдәният паркы каршында да хәзер чип-чиста, тигез брусчаткалы юллар хасил булды.

-Һава торышының нинди булуына карамастан, эш тукталмады. Хәтта карлы-бозлы яңгырлар яуганда да безнең хезмәткәрләрне эш урынында күрергә була иде. Соңгы вакытта Ленин урамы, 157 йорттан тимер юл вокзалына кадәрге арада, "Аккош" кибете тирәсендәге җәяүлеләр юлына брусчатка җәйделәр. Көннәр салкынайтып, җирләр катырганнан соң гына эшне туктатып, алдагы җәйдә кабат дәвам итәргә планлаштырабыз, - ди "Строй-Гарант" җәмгыяте җитәкчесе Илсур Шәрипов. - Тротуар өчен брусчаткалар һәм бордюрлар үзебезнең оешма базасында җитештерелә. Анда да дистәләгән ир-егет тырышып хезмәт куя.

Беренче карашка брусчатка җәю бер дә авыр эш кебек тоелмый. Нигезенә цемент кушылган ком саласың да, әзер брусчаткаларны тезеп куясың, дип уйлаучылар да юк түгелдер арада. Әмма һәр хезмәтнең дә үз нечкәлекләре булуын онытмаска кирәк!

-Егетләрнең барысының да билгеләнгән үз эшләре бар: кемдер җир казый, ком ташый, ә кемдер әзер җирлеккә брусчаткаларны тезә. Безнең хезмәттә ашыгып-кабаланырга ярамый, сыйфат турында да онытмаска кирәк. Юкса, бар эшеңнең ике-өч көн эчендә кирәксезгә әйләнүе бар. Шуңа күрә хәтта бер метр араны узу өчен дә ярты көн вакыт үтәргә мөмкин, - ди бригадир Владимир Давыдов. - Бригадада хезмәт куючы егетләрнең барысының да әлеге өлкәдә тәҗрибәләре зур. Александр Афанасьев, Рамил Мифтахов, Илмир Гарипов, Леонид Фәйзуллин, Вячеслав Данилов, Сергей Ильиннар турында бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Сыйфатны беренче урынга куеп, җиренә җиткереп, тырышып эшләүче егетләр белән эшне алып бару да җиңел.

Кызганычка каршы, әлеге тырыш хезмәтне юкка чыгаручылар да юк түгел арада. Брусчатка җәелгән җәяүле юлы аша КамАЗ машинасы белән чыгучылар, авыр йөк автомобиле белән өстенә үк менеп туктау очраклары да күзәтелде. Үзебез һаман саен зарланабыз, ә үзебез... җимерәбез, матурлыкны юкка чыгарабыз. Урамнарыбызга ел саен брусчатка да җәелмәс, һаман саен асфальт та түши алмаслар. Шуның өчен булганын кадерләп, саклап тотсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk