Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Бөр" агрофирмасында комбайннар урып-җыюга әзер

"Бөр" агрофирмасында игеннәрне урып-җыюга хәзерлек уңаеннан комбайн парады үткәрелде, анда барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Быел районыбызда 31 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Анда катнашачак комбайннарның күбесе сафка бастырылды, шушы берничә көндә аларның югалтуларга каршы герметикланган булуын тикшереп чыгу бурычы тора. Ә "Бөр" агрофирмасында...

"Бөр" агрофирмасында игеннәрне урып-җыюга хәзерлек уңаеннан комбайн парады үткәрелде, анда барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Быел районыбызда 31 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Анда катнашачак комбайннарның күбесе сафка бастырылды, шушы берничә көндә аларның югалтуларга каршы герметикланган булуын тикшереп чыгу бурычы тора. Ә "Бөр" агрофирмасында барлык техника хәзерлек сызыгына куелган. Семинарда катнашучылар комбайн парадыннан соң, Чишмәбаш, Зур Сәрдек терлекчелек комплексларында, ындыр табагында булдылар. "Агрофирмада уңай үзгәрешләр күп, алга таба продукция җитештерүдә дә күрсәткечләр яхшырыр дип ышанам, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин семинарда күргәннәргә йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk