Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәхетле булуы йөзендә күренә

Манзарас авыл җирлегендә сәркатип булып эшләүче Сабирова Әлфинур Минефәт кызы шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Яшь, чибәр, нурлы, көләч йөзле Әлфинур ханымны күргәч, аның биш дистәне тутыруына һич кенә дә ышанасы килмәде. Сөбханалла, яхшы "сакланган". Кайберәүләр әйтмешли, авыл кешесенең матурлык салоннарына йөрергә вакыты булмас, ире яхшыдыр, мөгаен... Уйларыбызны укыгандай, юбиляр үзе дә сүзен пар канаты - Рифатын мактаудан башлады:
-1986 елда Манзарас авыл җирлегенә сәркатип булып эшкә дә урнаштым, шушы авыл егетенә кияүгә дә чыктым. Ходайга мең шөкер, иптәшем мине тормыш корганнан бирле өрмәгән җиргә дә утыртмады, башкарган хезмәтемнең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлады. Хатын-кыз, ир-ат эше, дип бүлү гадәте анда бөтенләй юк, нәрсәгә генә тотынса да, шуңа кулы ята. Сайлаулар вакытында өйгә кайтып та керә алмыйсың бит, әтиләре янында балаларның һәрвакыт тамаклары тук, өсләре бөтен булуын белгәнлектән, тыныч күңел белән эшли идем. Хәзер балалар үсеп җитте инде: Нияз металл савыт-сабалар заводында эшли, Гөлназ исә Казан дәүләт аграр институты студенты. Икесе дә акыллы, тәүфыйклы. Акрынлап гомер көзенә таба аяк атлаганда да тигезлектә яшәсәк, балалар хәсрәте күрмәсәк иде.
...Әлфинур ханым 1962 елның зәмһәрир салкын, буранлы кыш аенда дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, үзенең хезмәт юлын "Правда" хуҗалыгында исәпкә алучы буларак башлап җибәргән кыз бер эштән дә тарсынмый: фермада терлекләр дә карый, сыерлар да сава. Алдынгылар рәтендә була комсомолка.
-Район газетасында кварталга бер тапкыр ярыш йомгаклары бирелә иде, - дип искә ала юбиляр ул вакытларны. - Бик яхшы эшләүчеләр арасында үземнең исемне күрү яшь кеше өчен нинди зур сөенеч булуын чамалау кыен түгел. Яшьтән тырыш, үҗәт идем шул...
Әлфинур Минефәт кызын 1981 елның ноябрендә Кәчимир авылына китапханә мөдире итеп билгелиләр. Анда биш ел хезмәт куйганнан соң, Манзарас авыл җирлегендә сәркатип эшенә алына ул. Өч дистә елга якын вакыт эчендә үз эшенең остасына әверелә, җирлек халкы арасында да ихтирам казана.
-Хезмәтемне яратып, төгәл итеп башкардым. Җирлеккә керүче авыллар елдан-ел зурая, үсә, матурлана. Манзараста бүгенге көндә 2098 кеше яши, Киндеркүлдә дә хуҗалыклар саны 130га җитә. Белешмә алырга дип тәүлекнең кайсы гына вакытында өйгә килсәләр дә, бер кешене кире борып җибәргәнем булмады. Иртәнге сәгать биштә дә, ял көннәрендә дә тиз-тиз генә камырлы кулларны юып та чыгып йөгергән вакытлар була иде. Авыл халкыннан рәхмәт сүзләре күп ишеттем. Аллага шөкер, хезмәтемне дә һәрвакыт бәяли белделәр: 2002 елда "Халык санын алудагы фидакарь хезмәт өчен", 2006 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә исәп алуны яхшы башкарганым өчен күкрәк билгеләре белән бүләкләндем, быел район Башлыгының Рәхмәт хатына, Мактау грамотасына ия булдым. Җитәкчеләргә рәхмәтем чиксез, - ди Әлфинур ханым.
Юбиляр бүгенге көндә үзенең яшьлек дусты, Манзарас авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын алып баручы Рашидә Гаян кызы кул астында хезмәт куя.
-Кайчандыр Кәчимирдә беребез - китапханәче, икенчебез клуб мөдире булып эшләгән идек. Икебез нинди генә чаралар оештырмадык: фермага, ындыр табагына, кырдагы хезмәткәрләр янына барып концерт кую, газета, бюллетеньнәр чыгару, тауда чана юлы, су буенда шугалак ясап анда балаларны алып төшү дисеңме - берсе дә калмады. Элек-электән дус булдык. Хәзер менә кабат бергә эшлибез, - ди ул. - Әлфинур ачык йөзле, ярдәмчел. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара, аннан беркайчан офтану сүзе ишетмәссең. Сау-сәламәт булып, әле алга таба да бергә эшләсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk