Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүгенге белән канәгатьләнү - артка калу дигән сүз

"Восток" ширкәтенең узган елгы эшчәнлеген уңай яктан гына бәяләргә мөмкин: барлыгы 87 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп, аны сатудан 68 миллион сум керем алганнар. Саф табыш күләме 15 миллион сум тәшкил итә. Быел исә бурычлары тагын да зуррак.

-Һәр сыердан уртача көнлек савымны 20 литрга җиткерергә, һәр терлектән 850 грамм тәүлеклек үсеш алу өчен тырышырга кирәк. 90 миллион сумлык продукция җитештереп сатканда гына кредит бурычларын һәм ай саен хезмәт хакларын түли алачакбыз, - диде хисап җыелышында ширкәтнең генераль директоры Сергей Димитриев.
400 малга исәпләнгән мега-ферма төзү өчен алынган 70 миллион сумлык кредит турында әйтүе аның. Зур чыгымнар бәрабәренә сафка бастырылса да, ферма дистәләгән еллар дәвамында шушы төбәк халкына хезмәт күрсәтәчәк. 2014 елда 400 мал сыешлы тагын бер торак төзеп, мөгезле эре терлекләр санын 2 меңгә җиткерү күздә тотыла. Мал булгач, авыл халкы эш белән тәэмин ителәчәк дигән сүз. Хезмәт хакларын ике ел дәвамында 16 мең сумга кадәр арттыру да - алга куелган бурычларның берсе. Аның күләме болай да 2007 елдан бирле - яңача хуҗалык итә башлаганнан соң акрынлап булса да эзлекле үсештә.
-Биш ел эчендә сөтнең сату бәясе 7 сумнан 11 сум 80 тиенгә, ягъни 68 процентка арткан, ә хезмәт хакы буенча үсеш 168 процент, - дип билгеләп үтте ширкәт җитәкчесе.
Шушы биш ел эчендә ширкәтнең матди-техник базасы да сизелерлек ныгыган: 51 миллион сумлык яңа техника сатып алынган, 105 миллион сумлык төзелеш-ремонт эшләре башкарылган. Шуңа тәңгәл рәвештә товар җитештерү күләме дә арта бара. Әмма үзләренең кимчелекләрен дә беләләр, аларны төзәтү өстендә эшлиләр.
-Ядегәр фермасында узган ел һәр сыердан көнгә - 16, Түбән Шәмәрдән комплексында - 18, Тарлауда 14 килограмм сөт савылды. Барлык күрсәткечләр дә Түбән Шәмәрдән комплексындагы кебек булса, өстәмә 289 центнер сөт җитештергән булыр идек, ул 3 миллион 100 мең сумлык акча керткән булыр иде. Ит җитештерүдә исә Тарлау фермасындагы кебек 918 грамм тәүлеклек үсеш алынса, бу тармакның рентабельлелеге 26 процентка кадәр күтәрелер иде, - дип, алынмый калган табыш күләмен исәпләп күрсәтте ширкәтнең баш икътисадчысы Разия Хаҗиева.
Тиеннән сумнар җыела бит. Булганны барлап, санап тоту, экономияләү ягын кайгырту востоклыларга нәтиҗәле хуҗалык итәргә мөмкинлек бирә. Барлык кыр эшләре үз көчләре белән вакытында һәм сыйфатлы башкарыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, узган ел һәр гектардан уртача 28 центнер уңыш җыеп алынган. Бер-бер артлы хуҗалык биналары, терлек тораклары яңартыла. Узган ел сугару эшен җанландырып җибәрделәр, бәрәңге басуларына өстәмә дым кертелде. Быелгы язгы кыр эшләренә дә җиңнәре сызганулы. Авыл хуҗалыгы машиналарының күбесе көздән үк сафка бастырылган. Хәзер дүрт тракторны төзекләндерү бара. Биредә дә механизатор кадрларга кытлык сизелә, шуңа бер үк кешегә берничә төр техниканы иярләргә туры килә. Әнә шулай кыенлыклардан чыгалар, бер генә кыр эшен дә аксатмыйлар. "Менә дигән кадрларыбыз - белгечләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез бар. Без шуның белән бай", - дип, юкка гына әйтмидер Сергей Димитриевич.
Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да ширкәтнең эшчәнлегенә югары бәя бирде:
-Моннан 5-6 ел элек язмышы билгесез хәлдә булган, арбитраж хуҗалар бар булган мөлкәтен тарату, сату ягын кайгырткан хуҗалыкның бүгенгесе белән шул вакытлар арасындагы хәле арасында никадәр аерма бар. Хәзер ул алдынгылар сафында бара, хезмәтегезне башкаларга үрнәк итеп куябыз. Моңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллинның, ширкәтнең генераль директоры Сергей Димитриевның, алар туплаган команданың зур көче керде. Ләкин булганына гына канәгатьләнеп калмагыз, тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешү өчен тырышыгыз.
Җыелышта механизатор Рафаэль Бикмөхәммәтовка РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау хаты тапшырылды. Шулай ук бер төркем хезмәтчәннәр район Башлыгының, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең, хуҗалык идарәсенең Мактау хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X