Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген капиталь ремонттан соң Туембаш һәм Мәчкәрә урта мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады

Бүген Белем көне уңаеннан Туембаш һәм Мәчәкрә урта мәктәпләре капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге чарада Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, районыбыз башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыллардан чыккан күренекле шәхесләр, мәктәп укучылары һәм ата-аналар катнашты. Кичә капиталь ремонттан...

Бүген Белем көне уңаеннан Туембаш һәм Мәчәкрә урта мәктәпләре капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачты. Әлеге чарада Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, районыбыз башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыллардан чыккан күренекле шәхесләр, мәктәп укучылары һәм ата-аналар катнашты. Кичә капиталь ремонттан соң Нырты һәм Поч.Кучук мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлаган иде.

Агымдагы елда әлеге дүрт белем йортында дәүләт программасы буенча уздырылган капиталь төзекләндерү 65 миллион сумга төште. Быел Татарстанның 119 мәктәбендә тулаем төзекләндерү эшләре башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара мәктәп белем көне

erid: 2VtzqxWHLUk