Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген “Хезмәт даны” газетасының 10000нче саны дөнья күрде

-Газетагыз битләрен ничек тутырасыз, каян язмалар табып бетерәсез? - дип сорыйлар еш кына. -Без язмалар юклыктан түгел, киресенчә, аларга газетада урын җиткерә алмаудан интегәбез, - дип җавап бирәм андыйларга. Дөрестән дә, темаларга кытлык юк. Районыбызда көн саен күптөрле чаралар үтә, һәр тармакта кызу эш кайный, газета укучыларыбыздан даими хатлар килеп...

-Газетагыз битләрен ничек тутырасыз, каян язмалар табып бетерәсез? - дип сорыйлар еш кына.

-Без язмалар юклыктан түгел, киресенчә, аларга газетада урын җиткерә алмаудан интегәбез, - дип җавап бирәм андыйларга.

Дөрестән дә, темаларга кытлык юк. Районыбызда көн саен күптөрле чаралар үтә, һәр тармакта кызу эш кайный, газета укучыларыбыздан даими хатлар килеп тора, телефоннан шалтыратып яки үзе килеп, уй-фикерләрен җиткерүчеләр дә аз түгел. Барлык хәбәрләрне көнендә газетада урнаштыру мөмкинлегебез юк, шуңа кайбер хәбәрчеләр, минем хатымны бастырмыйсыз дип, үпкә сүзләре дә белдерәләр. "Газетагызда хәреф хатасы киткән, теге яки бу мәгълүмат дөрес бирелмәгән", - дип, телефоннан шалтыратып әйтүчеләр дә бар. Гаеп эшләгән кешедә була дигәндәй, хатабыз өчен гафу үтенәбез, коллектив белән җыелып, моның сәбәбен ачыклыйбыз да, соңыннан үзебез сөенеп тә куябыз: димәк, язмаларыбыз укучыларыбызны битараф калдырмый, газетабызны һәрбер сүзенә кадәр укыйлар дигән сүз. Ә башында уй-фикере булган, теге яки бу күренешкә битараф калмаган кеше ул тормышта да актив була, начарны яхшыга үзгәртергә тырыша.

Газетабыз бер урында таптанмый, заман таләпләренә ияреп үзгәрә бара. Эшмәкәрлек чәчәк аткан районыбызда газетада реклама-белдерүләргә зур урын бирелүенә дә гаҗәпләнерлек түгел (редакциянең нигездә шул хисапка яшәвен дә искәртеп үтәсе килә). Төбәгебездә чыккан бердәнбер матбугат чарасы булгач, тормышның һәр ягын яктыртырга, өлкәннәр, урта буын, яшьләр һәм балалар өчен кызыклы темаларга кагылырга, каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләренә урын табарга тырышабыз. Аз-азлап, әлбәттә, ләкин районыбыз елъязмасы булган газета битләрендә чагылыш табып, алар киләчәк буыннарга зур истәлек булып барып ирешәчәк.

Менә шундый көндәлек эш-мәшәкатьләр, иҗади хезмәт белән газетабызның 10 меңенче санын чыгарып, сезнең хөкемгә тапшырабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Моннан 83 ел элек, 1930 елның 14 сентябрендә аның беренче саны дөнья күргәч, район газетасының беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин җитәкчелегендәге коллектив нинди сөенечләр кичергәндер - анысын хәзер күзаллый гына алабыз. Әмма 10 меңенче санны чыгарганда без дә шуннан ким сөенмәдек. Ничә тапкыр исемен алыштырган, күпме мөхәррирләр, алар кул астында күпме журналистлар хезмәт куйган, һәр санына безгә кадәр эшләп киткән матбугат ветераннарының, хәбәрчеләрнең иҗади тырышлыгы кергән газетабыз, димәк, яши, үткәннәр белән киләчәкне бәйли, үз буыны халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Шуңа да түгәрәк сан белән бәйле бу истәлекле көн - районыбыз халкы өчен уртак бәйрәм. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булсак иде. Еллар узгач, аның 20 меңенче, 30 меңенче саны да халыкка барып ирешсен иде дигән теләктә калабыз.

Гөлгенә ШӘРИПОВА, газетаның баш мөхәррире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk