Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бар эшкә дә өлгерә

Яңа ел бәйрәме алдыннан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов башкалабызның "Ак Барс" Мәдәният үзәгендә узган тантанада республиканың талантлы яшьләрен бүләкләгән иде. Бөтенроссия һәм төбәкара чараларда катнашып җиңү яулаучылар - 161 егет һәм кыз - "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында биш номинация буенча талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясенә ия...

Яңа ел бәйрәме алдыннан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов башкалабызның "Ак Барс" Мәдәният үзәгендә узган тантанада республиканың талантлы яшьләрен бүләкләгән иде. Бөтенроссия һәм төбәкара чараларда катнашып җиңү яулаучылар - 161 егет һәм кыз - "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында биш номинация буенча талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясенә ия булды. Алар арасында С.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбенең узган елгы чыгарылыш укучысы Артем Бурцев та бар.
Артемның мәктәп елларында ирешкән уңышлары санап бетергесез: Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этапларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, әдәбият, иҗат конкурсларында катнашып, күпсанлы призлы урыннар яулый, дипломант һәм лауреат исемнәренә лаек була, интеллектуаль, иҗадый эшчәнлек һәм фәнни-эзләнү чараларында активлык күрсәткәне, спорт өлкәсендәге уңышлары, кайбер фәннәрне аеруча яхшы үзләштергәне өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укыган, аеруча биология һәм химия фәннәрен үз иткән, бүгенге көндә Удмуртия Дәүләт медицина академиясендә белем алучы егетнең сыйныфтан тыш чараларга ничек вакыты калды икән?
-Минем иң беренче җиңүем поселокның "Салават күпере" балалар бакчасына йөргәндә булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында оештырылган әдәбият-сәнгать сөючеләр бәйгесендә М.Лермонтовның "Бородино" шигырен сөйләп беренче урынга чыгуым әле бүгенгедәй хәтердә. Мәктәптә укый башлагач та, район, республика күләмендә нинди конкурс уздырыла, барысында да катнашырга тырыша идем. Вакытны дөрес бүлсәң, бар эшкә дә өлгерергә мөмкин, - ди ул. - Театр иҗатына, әдәбиятка мөкиббән мин, хәзер дә КВН, агитбригадаларда чыгышлар ясыйм. Сәхнәне яратуым 2009, 2011 елларда "Йолдызлык" яшьләр фестиваленә алып килде. Бәйгенең Кукмара районында узган зона этабында җиңүгә ирештем. Район күләмендә узган чаралар: алдынгылар слеты, чыгарылыш кичәсе, иҗадый концертларда ел саен диярлек алып баручы ролен башкардым.
9 сыйныфта укыганда Артем Бурцев Кукмара делегациясе составында ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин белән очрашып кайткан иде. "Гражданин һәм сайлаулар. Киләчәк өчен җаваплылык" республика конкурсында аның хезмәте өченче урынны алды. Артем спорт белән кечкенәдән шөгыльләнеп, күп еллар мәктәпнең футбол командасы әгъзасы булып торса да, соңгы елларда физик тәрбия фәнен аеруча тирәнтен үзләштерүгә алына, академиядә дә әлеге дәресне үз итә. "Физик күнегүләр ясау гына җитми, теорияне дә белергә кирәк. Бары тик шул очракта гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин", - ди ул.
Артем үзенең сәләтләрен барлау, аны үстерү өчен көчләрен кызганмаган әти-әнисенә, укытучыларына рәхмәтле. Манзарас урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы әнисе Светлана Владимировна үзе дә бик актив, гаять зур оештыру сәләтенә ия, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләргә ирешә. Мәктәп елларында улының кайбер фәнни эшләрендә җитәкче дә булып тора әле ул. Артемның Каюм Насыйри исемендәге X төбәкара яшьләр укуында "Иң яхшы фикер дә дөрес әйтмәгән очракта үзенең бәһасен югалта" дигән фәнни-тикшеренү эше белән беренче урынны алуында әнисе Светлана ханымның өлеше зур. Нәкъ менә әлеге фәнни эш белән талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясенә тәкъдим ителеп, 2011-2012 уку елы нәтиҗәләре буенча "Фәнни-техник иҗат, уку-эзләнү эшчәнлеге" номинациясендә җиңеп чыкты ул.
-Әлеге номинациядә барлыгы 101 лауреат - фәнни-техник иҗат һәм уку-эзләнү өлкәсендәге эшчәнлек белән кызыксынучы яшь талантлар, галимнәр бүләкләнде. Алар арасында минем дә булуым безнең барыбыз өчен дә шатлык иде, - ди Артем.
-Мәктәптә укыганда тәртипле, хезмәт сөючән, тырыш укучыларыбызның берсе булды ул, - ди аның турында мәктәп җитәкчелеге. - Барлык фәннәрдән дә өлгерә, уку материалын бик тиз хәтерендә калдыра, дәресләрдә актив, игътибарлы, үз фикерен дөрес итеп әйтеп бирә ала иде, җәмәгать эшләрен дә зур җаваплылык тоеп башкарды, барлык төр конкурс-бәйгеләрдә катнашты. Аралашучан, актив, сәламәт яшәү рәвеше алып барганлыктан, дуслары арасында да ихтирам казанды ул. Артем - безнең горурлык. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, уңышларга ирешергә язсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk