Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балга кем дегет сала?

Авыл җирлекләрендә 2013 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары дәвам итә. Иң зур җирлекләрнең берсе булган Зур Сәрдектә җыелыш башкарылган эшләрне барлауга гына кайтып калмады. Чөнки тормыш яхшырган саен, кешенең ихтыяҗы да үсә бара. Шуның белән бергә, күз уңыннан читтә калып килгән мәсьәләләр дә аз түгел. -Авыл җирлегендәге тормыш андагы...

Авыл җирлекләрендә 2013 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары дәвам итә. Иң зур җирлекләрнең берсе булган Зур Сәрдектә җыелыш башкарылган эшләрне барлауга гына кайтып калмады. Чөнки тормыш яхшырган саен, кешенең ихтыяҗы да үсә бара. Шуның белән бергә, күз уңыннан читтә калып килгән мәсьәләләр дә аз түгел.

-Авыл җирлегендәге тормыш андагы халыкның яшәү рәвешенә, тоткан кыйбласына бәйле, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.


Дөрестән дә, иң һөнәрле, тырыш, Аш.Буҗидагы кебек аек тормышка өстенлек биргән халык яшәгән җирлектә авыллар үзләренең төзеклеге, шәхси хуҗалыкларның ныклыгы белән аерылып тора. Монда халык итек баса, балта эшләре белән шөгыльләнә, яшелчә, аеруча суган үстерә, күпләп мал-туар асрый. Авыл җирлеге башлыгы Минефәрт Фәттахов телгән алган саннарга караганда, узган ел барлыгы 555 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу бер шәхси хуҗалыкка 560 мең сум туры килә. Җирлектә 3 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә. Лизинг-грант отып, тавык, каз фермалары булдыру артыннан йөрүче гаиләләр дә бар икән.


Авыллар акрынлап үсә, яңа йортлар калка. Узган ел яңа өйләргә газ кертү, су башняларын, торбаларын ремонтлау, һәйкәлләрне тәртипкә кертү, чишмәләрне төзекләндерү, клубларга агымдагы ремонт ясау буенча шактый эш башкарылган. Урам юлларының аеруча чокырлы урыннарына вак таш салынган.


Зур Сәрдектә җырга-моңга, спортка мөкиббән халык яши. Районда, республикада үткән чараларда да актив катнашып киләләр. Кыскасы, гореф-гадәтләрне барлап, шул ук вакытта заман таләпләреннән дә калышмыйча, кәсеп итеп, актив яшәү рәвеше алып баралар биредә. 2014 ел да әлеге җирлек халкы өчен күңелле вакыйгаларга бай булырга охшаган. Районда эшләп килүче программалар кысаларында зур эшләр - Зур Сәрдек гимназиясенә капиталь ремонт ясау, спорт мәйданчыгы кору, бу авылда һәм Аш.Буҗида 50шәр урынлы балалар бакчалары төзү планлаштырыла. Киләсе елларда хәл ителәсе мәсьәләләрдә күп әле: Чишмәбаш, Кара Елга авыллары халкы заманча, иркен клубка мохтаҗ. Җәен су җитмәү, урамнарны яктырту, юлларны, зиратларны тәртипкә китерү, чисталыкка игътибарны арттыру - болар да халыкта хаклы рәвештә зур борчылу тудыра. Әмма проблемаларның иң җитдие - әлеге җирлектә эчкечелек, экстремизм һәм наркомания буенча исәптә торучылар булуыдыр, мөгаен.


-Зур эшләр башкарылган, үсешкә юл тоткан саф татар авылларында җинаять очраклары теркәлү, наркотиклар, экстремизм турында сөйләүгә юл куелу сезне бер дә бизәми, - дип мөрәҗәгать итте район прокуроры Минемулла Нәҗипов җыелышта катнашучыларга.
Димәк, тәрбия эшен, кисәтү чаралары күрүне тагын да җанландырырга, тормышның матди ягын гына түгел, рухи байлыкны арттыруны да кайгыртырга кирәк.


Бер тамчы дегет бер кисмәк балны бозган кебек, авылдагы ике-өч исерек яки наркоман җайга салынган тыныч тормышның астын-өскә китерергә сәләтле. Алар арасында яшьләр дә бар икән, бу инде авылларның киләчәге өчен икеләтә куркыныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk