Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар бакчалары өчен ата-ана түләүләре арта

Бер-бер артлы "туып" торган яңа төр кануннарга, яңалыкларга шулкадәр ияләнеп беттек ки, күбесен нәкъ шулай булырга тиештер кебек кабул итәбез. Ут-газ, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә хак артуны да тыныч кына уздырып җибәрергә өйрәндек. Нишлисең, файдалангач түлисең, бар нәрсәгә бәяләр артканда алар гына калырмы, янәсе... Яңа елдан балалар бакчаларына да ата-аналар...

Бер-бер артлы "туып" торган яңа төр кануннарга, яңалыкларга шулкадәр ияләнеп беттек ки, күбесен нәкъ шулай булырга тиештер кебек кабул итәбез. Ут-газ, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә хак артуны да тыныч кына уздырып җибәрергә өйрәндек. Нишлисең, файдалангач түлисең, бар нәрсәгә бәяләр артканда алар гына калырмы, янәсе... Яңа елдан балалар бакчаларына да ата-аналар түләвен икеләтә арттырачаклар икән. Әмма Республика хөкүмәте субсидияләр хисабына түләүләрнең шактый өлеше кире кайтачак, дип тынычландыра. Сүз өстәмә төбәк компенсацияләре хакында бара. Тулырак аңлатма бирү өчен район социаль яклау бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Лена Миннебаева бу турыда менә ниләр сөйләде:
-Без районыбызның барлык балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары уздырабыз, 2014 елдан гамәлгә керәчәк яңа төр ата-ана түләүләренең үзенчәлеген аңлатабыз, - ди ул. - Билгеле булганча, ул-кызы балалар бакчасына йөргән ата-аналар нарасыйны карау һәм тәрбияләү өчен ай саен акча түлиләр. Яңа елдан ата-ана түләүләре арта, әмма ике төрле компенсация каралган. Беренче төр компенсация- инде 2007 елдан гамәлдә. Ата-аналар беренче, икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен түләнелгән сумманың 20, 50 һәм 70 проценты күләмендә компенсация алалар иде. Агымдагы елның 1 сентябреннән әлеге сумма ата-ана түләвенең уртача күләменнән чыгып исәпләнә. Компенсация балалар бакчасы белән килешү төзегән ата-аналарга республика бюджетыннан түләнә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең 404 санлы, 27.09.2013 елгы карары нигезендә 2014 елның 1 гыйнварыннан халыкның аз керемле өлеше өстәмә ярдәм күрсәтү компенсациясе дә алачак. Моның өчен социаль яклау бүлегенә өч айга һәр гаилә әгъзасының кереме турында документ, гариза бирүченең гаилә составына керүче барлык балаларының да туу турындагы таныклыкларының, балалар бакчасы белән төзелгән килешүнең күчерелмәләре, баланың шәхси счет номеры күрсәтелгән белешмә (балалар бакчасыннан бирелә), компенсация күчерү өчен банкта ачылган счет номерын алып килергә кирәк.Ата-аналар беренче тапкыр документлар тапшырганда, аларга уңайлы булсын өчен, график нигезендә һәр балалар бакчасына барып, документларны үзебез җыябыз. Алга таба исә алты ай саен керемнәр хакындагы документны гына яңартып торырга кирәк булачак.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: әгәр керем гаиләдә бер кешегә 20 мең сумнан артып китә икән, бу очракта субсидия бирелми.

"Әти-әниләр белән үзара аңлаша алдык"
Район мәгариф идарәсенең баш белгече Нурия Хаҗиева сүзләренә караганда, районда барлыгы 59 балалар бакчасы (8е - поселокта, 51е - авылларда) бар, аларда 2299 бала тәрбияләнә.
-2014 елның 1 гыйнварыннан бакчаларда балаларны карау hәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләвенең артуы район башкарма комитетының 403 санлы, 27.09.2013 елгы карары нигезендә билгеләнде. Халыкка аңлату эшләрен социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә башкарабыз. Балалар бакчаларында җыелышлар үткәреп, әти-әниләр белән очрашып-сөйләшкәч, ике төрле компенсация түләнәчәге хакында да сөйләгәч, үзара аңлаша алдык, - ди ул. - Бүгенге көндә поселокта ата-аналар түләве 1-3 яшьлек балаларга - 1416 сум, 3-7 яшьлекләргә- 1320 сум, авылларда 1-3 яшьлекләргә- 1243 сум, 3-7 яшьлекләргә-1147 сум. Яңа елдан исә поселокта 1-3 яшьлекләргә - 2294сум, 3-7 яшьлекләргә - 2283 сум, авылларда 1-3 яшьлекләргә- 1975сум, 3-7 яшьлекләргә 2009 сум тәшкил итәчәк. Суммалар кечкенә түгел, билгеле. Әмма ике төрле компенсация түләнү - үзе үк зур ярдәм бит.


"Ромашка"да яңа елдан балалар саны кимемәс, дип ышаналар
Поселокның "Ромашка" балалар бакчасында бүгенге көндә алты төркемдә барлыгы 159 бала тәрбияләнә.
-Без ата-ана түләвенең артуы хакындагы яңалыкны 11 октябрьдә уздырылган ата-аналар җыелышында уртага салып сөйләштек, - ди бакча мөдире Гөлназ Зыятдинова. - Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә тәфсилле аңлатмалар бирделәр, ата-ана түләвенең артуы һәм компенсацион түләүләр хакындагы карарлар белән таныштырдылар, барлык яңалыклар язылган белешмәләр тараттылар. Республика һәм җирле бюджеттан субсидияләр түләнү бер дә начар түгел, әлбәттә. Өстәмә субсидия өчен документларны үзебезнең бакчада гына җыю оештырылачак. График нигезендә биш көн дәвамында социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре ата-аналардан документлар кабул итәчәк. Аңлашып эшләрбез, яңа елдан соң да балалар саны кимемәс, дип ышанабыз.


"Бар өметебез - гаилә корасы егетләр"
Ә менә авыл балалар бакчаларында хәлләр ничегрәк икән?
Арпаяз балалар бакчасы мөдире Әлфия Мәрданова белән дә элемтәгә кереп, аның ата-ана түләвенең артуы хакындагы яңалыкларга мөнәсәбәте белән кызыксындык.
-Бакчага 2 яшьтән 7 яшькә кадәрге сигез бала йөри, - ди ул. - Без дә үз чиратыбызда барыбыз бергә җыелып сөйләштек. Берничә әти-әни бераз авырсынды үзе, әмма алар да балаларын бакчага йөртүдән баш тартмадылар. Хезмәт хаклары югары булмаганлыктан, һәрберсенә субсидия чыгачак бит. Авылыбызда авыр тормыш хәлендәге бер гаилә бар. Аның ике баласы бакчага йөри, берсе мәктәптә укый. Әниләре сентябрь аена балаларның икесе өчен дә түли алды. Яңа елдан соң ничек булыр инде. Аның балалары өчен борчылам - бакчада тәрбияләнгән белән өйдә торган бала арасында аерма бик зур шул...
Авылда мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны бик аз. Шулай да ел саен бакчага 1-2 бала килә. Алга таба бар өмет - гаилә кормаган егетләрдә. Яшь парлар күбрәк булса, балалар да туар, мәктәп-бакчалар да ябылмас иде...

Әти-әниләр үзләре ни дияр?
Эльвира МИХАЙЛОВА, Кукмара поселогы:

-Минем ике балам да балалар бакчасына йөри. Игезәкләр Дима белән Динага 3,5 яшь. Бүгенге көндә ике балага ярты бәя белән 1400 сумга якын акча түлим, - ди Эльвира. - Яңа елдан соң ата-ана түләве арткач, күпме булыр, әлегә әйтә алмыйм. Безнең гаилә кереме күп түгел, шуның өчен субсидияләргә өметләнәм. Өстәмә компенсация өчен документлар җыя башладым инде. Балалар саны кимеп, бакчалар гына ябыла күрмәсен. Без ирем белән икебез дә эштә. Улыбыз белән кызыбызны бакчага илтәбез дә, көн буе күңел тыныч була. Аннары шәхси балалар бакчаларына түләү тагын да югары, дип ишеттем. Шуның өчен яңалыкның монысына гына ничек тә түзәрбез.

Ләйсән БӘШӘРОВА, Югары Шәмәрдән авылы:
-Мин ике кыз үстерәм. Берсе мәктәптә укый, икенчесенә әле сигез генә ай. 2014 елдан балалар бакчаларына ата-ана түләвенең артуы турында ишеттек тә, борчуга калдык. Компенсацияләр түләнү бк яхшы үзе, әмма авыр тормыш хәлендәге гаиләләр дә шактый күп бит. Алар берьюлы ул суммаларны ничек түләр?!
Рузия ШАКИРОВА, Кукмара поселогы:
-Бәяләрнең артуы бездән генә тормый шул. Барлык төр түләүләр артканда балалар бакчасы гына читтә калмас инде. Минем 4 яшьлек кызым балалар бакчасына йөри. Ата-ана түләве исә бер айга 1400 сумны тәшкил итә. Яңа төр түләүләр белән исәпләгәндә, шактый саллы сумма килеп чыга. Әмма ике төрле компенсация бирелү хәлне җиңеләйтер, дип өметләнәм.

Сораулар туганда кайда мөрәҗәгать итәргә?
-Кукмара поселогы, Ворошилов урамы, 44 йорт. Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең 24нче филиалы. Телефон: 2-83-94, 2-61-09.
-Район мәгариф идарәсенең баш белгече Нурия Хаҗиева. Телефон: 2-70-41.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk