Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылда кызу эш өсте

Язгы кояш туфракның дымын тиз киптерә: сишәмбе көнне төштән соң юмарт кына яңгыр яуган иде, икенче көнне иртәнге сәгать уннар тирәсендә инде басулар техника керерлек булып җилләргә дә өлгерде. Вакыт ашыктыра: игенчеләр өчен минуты - сәгатькә, сәгате - көнгә торырлык чак хәзер.

"Бөр" агрофирмасының "Игенче" бүлекчәсе территориясенә керүгә, олы юл буена урнашкан кырларда тракторлар күзгә ташланды. Баш агрономның машинасы артыннан ияреп бара торгач, Заһир Заһретдинов иярләгән агрегат янына килеп чыктык. Ул Адай бригадасының 55 гектарлы басуына арпа белән күпьеллык үлән чәчүгә чыккан, чәчкеч артына басып йөрүче Илнар Хантимеров белән Фасил Төхвәтовлар (рәсемдә) аңа чираттан ярдәм итәләр. Габделхак Исмәгыйлов басуга минераль ашламалар чыгара һәм арбасы бушаган арада туфракны катокларга да өлгерә. Ә Мулланур Зыятдинов орлык ташып тора.
-Егетләр бик тырыш. Көненә 2шәр норма-смена эш башкаралар, - дип мактый аларны Адай бригадасын җитәкләүче Рәфкать Гыйззәтуллин.
Мондый ташлы басуда иген үстерү өчен бөтен осталыкны эшкә җигәргә туры килә шул. Заһир Заһретдиновта тәҗрибә дигәнең саллы, инде күп еллар кыр эшләрендә катнаша. Әтисе Мулланур абый да заманында 70 яшенә кадәр комбайнда эшләгән. Заһирнең улы Илназ дә әтисе белән бабасы юлын дәвам иткән: быел гына Кукмара аграр көллиятен тәмамлаган егетне МТЗ-1221 тракторына утыртканнар.
Бригаданың башка басуларында да эш кайный. Раил Хәбибуллин уҗым культураларын тукландыра. Дүрт агрегат чәчүгә җир хәзерли. Әле эш күләме зур: 160 гектарда арпа, 250 гектарда кукуруз, 200 гектарда катнаш азык культуралары чәчәсе бар. Ә күпьеллык үләннәрне инде тукландырып чыкканнар. Бу эш агрофирманың башка бүлекчәләрендә дә төгәлләнгән.
-1502 гектарда күпьеллык үләннәр, 2 мең гектарда көзге культуралар өстәмә сый алды. Күпьеллыкларның һәр гектарына 1 центнер, уҗымнарга 1,5 центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелде, - ди агрофирманың баш агрономы Булат Гомәров.
Бер-бер артлы башка төр техникага да кырга чыгар чак җитә. Расим Әхмәтҗанов иярләгән "Хорш" комплексы хәзерге вакытта "Татарстан" бүлекчәсендә җир эшкәртә, көненә 120 гектарда эш башкара. Васил Йосыпов Зур Сәрдек бригадасы җирләрендә терлекләргә яшел масса өчен катнаш культуралар чәчә. Кичке сәгать 9ларга кадәр басулардан техника кайтмый. Шәхси хуҗалыкларда да эшнең кызу чагы: суган орлыгы чәчүгә керешкәннәр. Мул уңыш җыеп алганчы башта мең кат тир түгәргә кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk