Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл табибы

Туембаш авылында туып-үскән Гыймадиева Равия Миннехан кызы гомеренең 35 елын игелекле хезмәткә - Туембаш, Чуллы авыллары халкының сәламәтлеген саклауга багышлый.

35 ел. Әйтергә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен - сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын Равия апа үзе генә беләдер. Юкка гына: "Фельдшер эшендә гомерең буе үзеңә-үзең хуҗа түгел инде син. Хезмәтебез авыр булса да, мин аны бик яратып эшләдем", - дип әйтми торгандыр. Чыннан да, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, авыл фельдшеры куйган камырын, пешкән ашын онытып, юа башлаган керен калдырып ярдәмгә ашыга. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда - авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерда гына.
-Мин фельдшер булырга балачактан хыялланып үстем. Күршебездә генә фатирда Илсөяр исемле фельдшер апа торды. Аларга еш кереп йөри, ияреп эшенә дә бара идем. Хәзер уйлыйм: әгәр дә мин бу һөнәрне сайламаган булсам, аңа гомерем буе кызыгып яшәгән булыр идем. 1977 елда безгә -Казандагы медицина училищесын тәмамлаучыларга, республика клиник шифаханәсендә эшкә калырга мөмкинлек бар иде. Әмма мин кечкенәдән хыялланган урынны - авыл фельдшер-акушерлык пунктын сайладым, - ди Равия апа.
Авыл фельдшеры хезмәтенең никадәр тынгысыз икәнен аның белән аралашкан кеше генә аңлый. Үз участогыңдагы йөкле хатыннарны исәпкә бастыру, бала тудыру йортыннан бәбәйне каршы алу, аның янына көн аралаш диярлек барып күзәтү, прививка ясау, әлеге сабыйларны тиешле вакытта үзәк хастаханәгә диспансерлаштыруга җибәрү, медпунктта авыруларны кабул итү, чакырулар һәм боларга өстәп күпме кәгазь, хисап өстәлә. Шушы эшләрнең барысына да Равия апа өлгерә. Әнә, үзәк хастаханәнең оештыру-методик кабинетында эшләүче кызлар да: "Туембаш - иң үрнәк фельдшер-акушерлык пунктының берсе. Тикшерү-комиссия килсә, бирегә алып киләбез, чөнки Равия Миннехан кызының авырулары да караулы, кәгазь эше дә тәртиптә, медпункты да ялт итеп тора", - диләр.
Тәҗрибәле, үз эшенең чын остасы булган Равия апаны Туембаш, Чуллы авыллары халкы да бик хөрмәт итә икән. Кемнән генә сорасаң да: "Аның турында нинди генә мактау сүзе генә әйтсәң дә, аз булыр кебек. Ул ишектән килеп керүгә, авыруың онытыла. Кайвакытта сихәтләнеп китү өчен бер җылы сүзе, бер карашы җитә", - диләр.
-Кайчан барма, аларның капкасы ачык була. Ире Тәлгать абыйга да зур рәхмәт, бервакытта да кырын карамый, аның эш сәгате чыкты инде, дими. Еллык флюорография вакыты җитүгә дә үзебезнең сәламәтлегебез өчен борчылып түгел, Равия апага хөрмәт йөзеннән, аңа сүз булмасын өчен барабыз, - ди елмаеп Шәкүрә апа Габдрахманова.
Туембашка баргач, Равия апа белән озак сөйләшеп утырдык без. Истәлекләрне яңартып, гомерлеккә күңеленә сеңеп калган берәр вакыйга турында, әлбәттә, кызыксынмыйча кала алмадым.
-Эшли башлавымның икенче генә елы иде әле, яп-яшь чагым. Төнлә бер хатын бәбәй табарга авырта башлый, ире дә өйдә юк. Бураннан соңгы көн, юл юк. Ат җигүче абзыйның ишеген шакыганда төнге сәгать ике иде, җыенып чыгып киткәндә дүртенче яртылар булгандыр. Кукмарага барырга чыккач, адаштык. Абый кеше: "Сеңлем, борчылма, ат үзе юлны таба ул, кире кайта ала", - дисә дә, безгә бит бала тудыру йортына барырга кирәк. Ул хатын иртәнге сәгать алтыда өендә җиде айлык, 1,750 килограмм авырлыктагы кыз бала тапты. Кичке алтыда көч-хәл белән мин аны Кукмарага алып барып җиткердем. Беренче чирканчыкны шул вакытта алдым. Ул кыз хәзер инде үзе өч бала әнисе, - ди Равия апа.
Бәйрәмегез белән сезне, Равия апа. Фидакарь хезмәтегез өчен авылдашларыгызның чиксез рәхмәте сезгә алга таба яшәргә, эшләргә көч бирсен. Пар канатыгыз Тәлгать абый белән озак еллар иңне-иңгә куеп, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәргә язсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk