Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балаларны йөртүче автобусларның руле ышанычлы куллардамы?

Агымдагы елның 15 ноябрендә Казан-Оренбург юлында Әлмәт районы укучылары утырган автобус юл фаҗигасенә очрады. Балаларны озата баручы укытучының гомере һәлакәт урынында ук өзелгән, ә микроавтобусның калган пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре алган иде. Әлмәт балалары белән килеп чыккан әлеге фаҗига район халкын да хафага салды. Ә менә Кукмарада балаларны йөртү өчен...

Агымдагы елның 15 ноябрендә Казан-Оренбург юлында Әлмәт районы укучылары утырган автобус юл фаҗигасенә очрады. Балаларны озата баручы укытучының гомере һәлакәт урынында ук өзелгән, ә микроавтобусның калган пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре алган иде.

Әлмәт балалары белән килеп чыккан әлеге фаҗига район халкын да хафага салды. Ә менә Кукмарада балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобуслар төзекме, аларда иминлек таләпләре үтәләме?

-Районыбызның Нырты, Түбән Өскебаш, Түбән Үрәс, Ош.Юмья, Сәрдекбаш урта мәктәпләренә һәм Кукмара беренче гимназиясенә балаларны төрле авыллардан махсус билгеләнгән алты автобус йөртә, - ди район мәгариф идарәсенең төп белгече Фәния Мортазина. - Автобуслар мәктәпләр балансында торсалар да, һәрберсе Казанның 1нче пассажир автотранспорт оешмасының Кукмара филиалы белән килешү төзеделәр. Барлык таләпләр дә үтәлә: автотранспортларда иминлек каешлары бар, тизлекне чикләүче техник чаралар белән дә җиһазланган. Мәктәп автобуслары "ГЛОНАСС" спутник навигациясе системасына тоташтырылганлыктан, маршрут һәм расписаниеләрнең үтәлеше көн саен контрольдә тотыла. Автобус шоферлары да, балаларны озатып йөрүче әйдаманнар да эшкә тиешле таләпләр буенча сайлап алынды.

-Автобусларның төзеклеген автотранспорт хуҗалыгы тәэмин итә. Алтысына да үзвакытында техник тикшерү уздырыла, иминиятләү буенча да тоткарлыклар булганы юк, - ди автотранспорт оешмасының Кукмара филиалы җитәкчесе Нияз Фатыйхов. - Шофер итеп бары тик транспорт йөртү таныклыгында тиешле категориясе һәм автобус йөртү тәҗрибәсе өч һәм аннан күбрәк ел булганнарны гына алабыз. Шулай ук элеккеге хезмәт урыннары буенча бирелгән белешмәләрне дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Автобус шоферлары иртә-кич медицина тикшеренүе узалар. Гараждан юлга кузгалалар, эшләре төгәлләнгәч, кире шунда кайталар. Кукмарада мәктәп автобусларының рульләре ышанычлы кулларда.

Балаларны мәктәпкә барганда-кайтканда озатып йөрүчеләргә дә җаваплылык зур. Һәр укучы автобуста үз урынын алганмы, иминлек каешлары эләктерелгәнме - юлга чыкканчы һәрберсен дә тикшереп чыгарга кирәк. Районыбызның Үрәсбаш, Әсән-Елга, Арпаяз, Киндеркүл, Кәчимир авыллары балаларын Кукмара беренче гимназиясенә йөртүче автобуста инде дүртенче елын әйдаман вазыйфасын Альмира Ганеева башкара. Белеме буенча мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем-тәрбия бирү педагогы ул.

-Балалар саны күп булганлыктан, ике рейс ясарга туры килә. Беренче рейска чыгучы балаларны иртәнге сәгать җидедә гимназиягә алып килеп җиткерәбез. Икенчесендә исә Киндеркүл һәм Кәчимир авыллары балаларын барып алабыз, - ди Альмира. - Автобус тукталыш ясалырга тиешле махсус урыннарда гына туктый, балалар да минем рөхсәт булганнан соң гына автобустан төшәләр һәм утыралар. Бездә һәрчак тәртип: укучылар арасында бер-берсен узып китәм, дип автобуска йөгерү, этеш-төртеш тә юк, һәр баланың үз урыны бар. Автобус балаларны кире өйләренә алып кайтканда да расписание нигезендә үз вакытында кузгалып китә. Түгәрәкләр булган очракта Кәчимир балалары икегә бүленә: андый көннәрдә беренче рейска чыгасы укучылар да икенчегә кала. Әнә шулай көн саен һәр баланы җыйнап алып кайтабыз, алып киләбез.

Автобус шоферы Александр Князевның эш тәҗрибәсе 20 елдан артык. Мәктәп автобусында шофер булып икенче елын эшли.

-Балаларны йөртү аеруча җаваплы. Автобусның төзеклеген дә һәрдаим тикшереп торам, - ди ул. - Юкса, берәр хәл була калса, мин җавап бирәсе бит. Навигатор куелган булгач, тиешле маршрут буенча гына йөрибез. Тизлекне дә сәгатенә 60 чакрымнан арттырырга ярамый. "Әкрен барсаң, ерак барырсың", - диләр бит. Балаларны йөртүче автобуслар өчен аеруча дөрес әйтелгән сүзләр бу.

Дәресләрдән соң, көндезге сәгать икенче яртылар тирәсендә, автобуска утырышкан балалар юлга кузгалалар. Киндеркүл авылыннан бертуган Динә һәм Рамил Вәлиуллиннарның да өйгә кайтышлары. Алтынчы һәм җиденче сыйныфларда укыйлар алар.

-Мин иртә белән сәгать алтыда ук торам, алайса өлгереп булмый, - ди Рамил. - Автобус килә торган урынга апа белән бергә чыгабыз. Бер дә туңып торганыбыз юк, автобус тиз килеп җитә. Җәяү йөрисе булмагач, рәхәт.

Үрәсбаштан алты бала әнисе Галина Никонорованың өч кызы Түбән Үрәс урта мәктәбендә укый. Авыл балаларын көн саен мәктәпкә автобус йөртә. Алена - җиденче, Альбина - бишенче, ә Азалия икенче сыйныф укучысы.

-Кызлар иртә уянырга ияләшеп беттеләр инде, бер эндәшүгә, сикереп торалар, - ди Галина ханым. - Автобуслары яңа, җылы. Тиешле вакытта килә, соңга калганы юк. Мин үзем Сәрдәүч авылыннан. Безнең заманда мондый мөмкинлекләр юк иде: кар-буранда да, яңгырларда да Ош.Юмьяга җәяү йөреп укыдык. Балаларны автобус йөрткәндә бернидән дә зарлана алмыйбыз. Дәресләрдән соң өйгә кайтып җиткәч, шалтыратып әйтәләр. Тырышып укысыннар, авырмасыннар гына.

Районыбыз укучылары төбәкара, республика күләмендә уздырылучы төрле спорт ярышларында, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә дә актив катнаша. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов сүзләренә караганда, спортчы балаларны "Зилант" спорт мәктәбе һәм "Олимп" боз сараеның автобуслары йөртә икән.

-Әмма безгә әлеге автобуслар гына җитми. Шуның өчен мәктәпләрдән дә алабыз, - ди ул.

Ә менә мәгариф учреждениеләренең үзләрендә булган автобуслар балалар белән ерак юлларга чыгарлыкмы?

-Төрлесе бардыр инде. Әйтик, районнан Зур Сәрдек гимназиясенә бирелгән автобуслар инде шактый искерде. Шушы көннәрдә балаларны махсус йөртү өчен кайткан автобусларның берсен безгә бирергә планлаштыралар. Балалар саны күп булганлыктан, аңа көнгә 16 рейс ясарга туры киләчәк, - ди гимназия директоры Илсур Кәшәпов.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ:

-Бүгенге көнгә кадәр районда мәктәп автобуслары тарафыннан юл йөрү кагыйдәсен бозу фактлары булмады. Алты ай саен ЮХИДИдә уздырылган техник күзәтүләр вакытында да ГОСТ таләпләренә туры килмәү, ягъни "Балалар йөртү өчен автобус" пунктын бозу очраклары теркәлмәде. Инспекторлар тарафыннан да даими рәвештә тикшерү чаралары, шоферлар белән кисәтү әңгәмәләре үткәрелеп тора.

Балаларны махсус йөртү өчен районга кайткан ике автобусның берсе - Зур Сәрдек гимназиясенә, икенчесе Югары Чура урта мәктәбенә бирергә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk