Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автобус хуҗабикәсе

Җәмәгать транспортында йөрүчеләр маршрут һәм поселок эчендәге автобусларда кондуктор булып эшләүче Гөлнара Галимуллинаны яхшы белә. Кайчан карама ачык йөзле, тәмле телле ул. -Үз хезмәтемне бик яратам, башкача булса, бер урында дистә елдан артык эшли дә алмаган булыр идем. Кешеләр белән аралашудан үземә ямь һәм тәм табам. Көн дәвамында төрле холыклы...

Нинди генә эшкә алынсаң да, аның уңай һәм тискәре яклары булмый калмый. Билет сатучыларга да авылларга баручы маршрут автобусларында чыкканда иртәнге сәгать дүрттә үк йокыдан торырга кирәк. Әйтик, Кукмара-Мәмәшир автобусы сәгать биш тулуга юлга кузгала.
-Бер ияләнгәч, авырлыгын күрмибез. Күтәреп эшлисе түгел, автобуста тик тирбәлеп йөр шунда. Поселок эчендә йөрүче автобусларда бер якка 12шәр тапкыр барабыз, икенче номерлы автобуста рейслар саны тагын да күбрәк була. Аның каравы, Кукмараның һәр почмагын манзара кыласың. Ике тапкыр ялга туктаганлыктан, арыганлык бик сизелми. Көн дәвамында тупланган акчаларны тапшырып эшне бетергәндә сәгать кичке сигезенче яртылар була. Вакытында хезмәт хакы алганда зарлануга урын юк. Эш сайлап, бер җирдән икенче җиргә күчеп йөри торган заман түгел бит хәзер,- ди Гөлнара.
Автобус хуҗабикәсе белән пассажирлар турында да сөйләштек: билет алмыйча йөрүче "куян"нар бармы, алар белән ничек көрәшәләр икән?
-Билетсыз йөрүчеләр элегрәк шактый була иде, хәзер ара-тирә генә очрыйлар. "Куян"нар бөтенләй юк. Ашыгычлык белән акча янчыгын онытып калдырып, акчасыз чыгып китүчеләрне ничек автобустан төшереп калдырасың инде?! Көн саен диярлек салонда бияләйләр, сумкалар онытылып кала. Эзләп табып алалар тагын үзе.
Үзенә бирелгән планны һәрвакыт арттырып үтәүче, билет сатудан кергән керемнәр буенча беренчелекне бирмәүче Гөлнара Галимуллинаны "КПАТП-№1" җәмгыятенең Кукмара филиалы җитәкчелеге дә уңай бәяли:
-Гөлнараның эш тәҗрибәсе 14 елга якын. Беренче көннән үк үзен җаваплы, тырыш хезмәткәр буларак күрсәтте ул. Аның турында район халкыннан да бары тик яхшы яктан, мактау сүзләре язылган бәяләмәләр генә алабыз. Гөлнара үзенә йөкләнгән эшне зур җаваплылык тоеп башкара, таләпчән, шул ук вакытта йомшак күңелле, нечкә хисле ул. Һәркемгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булганы өчен коллективта да яраталар, үз итәләр аны. Алга таба да шулай булып калса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X