Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алга бурычлар билгеләп

Узган шимбәдә район Советының утырышлар залында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XV хисап-сайлау конференциясе булды. Беренче көн тәртибе буенча сәяси совет сәркатибе Р.Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул "Бердәм Россия" партиясенең эшчәнлеге хакында сөйләде, партия тарафыннан тормышка ашырылучы проектларга тукталды: -Партиянең Кукмара җирле бүлегендә бүгенге көндә 2410 кеше исәпләнә. 43...

Узган шимбәдә район Советының утырышлар залында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XV хисап-сайлау конференциясе булды.
Беренче көн тәртибе буенча сәяси совет сәркатибе Р.Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул "Бердәм Россия" партиясенең эшчәнлеге хакында сөйләде, партия тарафыннан тормышка ашырылучы проектларга тукталды:
-Партиянең Кукмара җирле бүлегендә бүгенге көндә 2410 кеше исәпләнә. 43 башлангыч оешманың 14е - район үзәгендә, калганнары исә авыл җирлекләрендә. Демократик институтларны һәм хокукый дәүләтне ныгыту, икътисадны модернизацияләү, мәгарифне үстерү, инвестицион климатны яхшырту, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, эшләү, яшәү өчен имин шартлар булдыру - партиянең төп бурычларыннан берсе, - дип тәгаенләп узды ул.
Район Башлыгы үзенең чыгышында Дәүләт Думасы депутатларын, Россия Президентын сайлауларда, 47нче бер мандатлы Кукмара сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмаларының, актив партия әгъзаларының, тарафдарларның өлеше зур булуын ассызыклады. Агымдагы елда сәнәгать өлкәсендә, төзелештә, сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча зур күләмле эшләр башкарылды, һава шартларының уңайсыз килүенә дә карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә сезонлы эшләр үзвакытында төгәлләнде.
Конференциядә "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Р.Юртаева, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Г.Гарифуллина, Ч.Айтматов исемендәге Кукмара 1нче гимназиясе директоры В.Касыймовлар ел дәвамында үз тармакларында башкарылган эшләр белән таныштырдылар.
Региональ сәяси совет сәркатибе урынбасары Р.Ратникова соңгы сайлаулар нәтиҗәсендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең үз позицияләрен ныгытуын билгеләп үтте, Кукмара районында һәр тармакның үсештә булуына басым ясады, партия проектларында катнашуны тагын да активлаштырырга кирәклеген әйтте. Партиянең үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән өчен район Башлыгы, партиянең җирле бүлеге сәркатибе Р.Рәхмәтуллин һәм Ч.Айтматов исемендәге Кукмара 1нче гимназиясе укытучысы, поселокның М.Җәлил башлангыч бүлек сәркатибе урынбасары И.Хәйруллиннарга Римма Атлас кызы Мактау грамоталары тапшырды.
Партия Уставы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән "Бердәм Россия" сәяси партиясе Кукмара җирле бүлеге сәркатибе итеп район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин сайланды. Конференциядә шулай ук политсовет составы, контроль-хисап комиссиясе сайланды, җирле контроль-ревизия комиссиясенең Положениесе расланды. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең XX конференциясенә делегатлар итеп партиянең җирле бүлеге сәркатибе Р.Рәхмәтуллин, партиянең җирле бүлеге сәркатибе урынбасары Р.Каримуллина, поселокның М.Җәлил башлангыч бүлек сәркатибе В.Касыймовлар тәкъдим ителде.
Конференциянең йомгаклау өлешендә башлангыч бүлек сәркатипләре, активистлар Г.Әхтәмова, А.Евдокимов, Р.Нуриева, Ә.Сабирова, Л.Фәләхова, М.Әхмәтҗанова, Р.Юртаеваларга район Башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk