Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

22 мартта районыбызның поселок һәм авыл җирлекләрендә референдум үткәреләчәк

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча, 2013 елдан башлап, җирле территорияләрне үстерү проектын республика бюджетыннан софинанслау, ягъни дәүләт ярдәме күрсәтү тормышка ашырыла. Әлеге программа гражданнардан үзара салым җыю механизмын стимуллаштыра, шулай итеп, республикада яшәүчеләргә үз территорияләрендәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу өчен шартлар тудыра. 22 мартта, мәгълүм булганча, районыбызның поселок һәм...

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча, 2013 елдан башлап, җирле территорияләрне үстерү проектын республика бюджетыннан софинанслау, ягъни дәүләт ярдәме күрсәтү тормышка ашырыла. Әлеге программа гражданнардан үзара салым җыю механизмын стимуллаштыра, шулай итеп, республикада яшәүчеләргә үз территорияләрендәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә катнашу өчен шартлар тудыра.

22 мартта, мәгълүм булганча, районыбызның поселок һәм авыл җирлекләрендә халыктан үзара салым җыюга кагылышлы референдум үткәреләчәк. Бу әһәмиятле чара ни өчен кирәк һәм ул халыктан хуплау табармы?

Райнур НОТФУЛЛИН, Кукмара поселогы башкарма комитеты җитәкчесе:

-Тротуарлар, юлларның торышы буенча халыктан күп зарлану сүзләре ишетәбез. Бу мәсьәләләрне хәл итү үзебездән дә тора. Референдумда бердәм катнашып, уңай җавап биреп, аннары үзкертем акчаларын вакытында түләсәк, яшәгән төбәгебез төзек һәм матур булыр. Моны һәркайсыбыз дөрес аңласын иде. Үзкертем хисабына поселоктагы алда әйткән проблемаларны хәл итәргә: күпкатлы йорт тирәләрен машиналылар һәм җәяүлеләр өчен уңайлы итеп төзекләндерергә, балалар мәйданчыклары булдырырга исәплибез. Бу эшләрне, артык чыгымнар тотмыйча, материаллар өчен һәм хезмәт хакы гына түләп башкарырга җыенабыз.

Марат ГАЛИЕВ, Зур Кукмара җирлеге башлыгы:

-Белгәнемчә, халык үзара салымны түләргә риза, әмма үткән елда референдумга килмәделәр. Референдумда карар кабул итмичә, җыярга ярамый бит ул салымны. Бу акчага урамнарны төзекләндерү, Рудник, Янсыбы, Иске йорт авылларында энергияне саклагыч урам утлары кую исәбебез бар иде. Зур Кукмарада мондый 110 яктырткыч урнаштырылды инде. Быелга ике урамны төзекләндерүне планга кертә алдык, ә безнең җирлектә 70 урам бар. Ел саен шул рәвешле планлаштырсак, ремонт эшләренә 35 ел кирәк булачак. Моннан тыш, стадионыбыз җимерек, бер авылда да хоккей мәйданчыгы юк. Ә үзара салым хисабына әлеге мәсьәләләрне тизрәк хәл итеп булыр иде. Хөкүмәт ярдәме белән бу салым акчасы дүртләтә арттырыла бит. Халык моны аңлар, референдумда үз тавышларын бирерләр, дип ышанам.

Венера ӘХМӘТШИНА, Кукмара:

-Мин үзем Сабанчино авылында туып-үстем, 1977-80 елларда Нырья авыл советында секретарь булып эшләдем. Минем вазыйфага салымнар җыю да керә иде. Үзара салым 2 сум иде ул чакта. Бу акчалар банкка "Спецсчет"ка салына һәм кирәгенчә алына иде. Үзкертем хисабына коелар чистартылды, чишмәләр, зиратлар төзекләндерелде. Хәзер дә бу салымны җыю бик кирәк, дип исәплим. Хөкүмәткә генә салынып, нигә рәтләмиләр, дип зарланып ятып булмый. Яшәгән тирәлегеңне, авылыңны төзекләндерү, тәртиптә тоту өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш. Бу игелекле эш өчен һәр кешедән 200әр сум күп түгел, минемчә. Берәүләр шул акчага ике кап тәмәке алып, җилгә очыра бит әле. Дәүләтнең үзкертем акчасына дүрт тапкыр өстәп ярдәм күрсәтүен дә онытмыйк.

Зөфәр ГАЙНУЛЛИН, Янсыбы авылы:

-Үзара салым җыю хәзер генә уйлап чыгарылмаган, патша заманыннан ук килеп, соңгы елларда гына онытылып торганнан соң, кабат искә төшерелгән гамәл. Элек-электән авыл старостасы халыкны каравыл өенә җыеп алган, анда күпер һәм юлларны төзекләндерү, янгын каланчасын тоту һәм башка эшләр өчен җан башыннан фәлән сум акча җыю турында үзара килешенә торган булганнар. Байлар акчаны күбрәк, фәкыйрьләр көчләреннән килгәнчә биргәннәр. Авыр тормышлы ялгыз карчыклар җәмәгать сүзе белән бу салымнан азат ителгән. Безнең авыл бае Закир хезмәтчеләре өчен дә салымнарны үзе түләгән. Кыскасы, үзара салым җыю - кирәкле эш. Тик менә һәр авылдан җыелган салым шул авылның үзе өчен генә тотылсын. Тугланыш булырга тиеш түгел. Моны халыкка яхшылап аңлату зарур. Дөреслек була икән, һичкем каршы килмәс, чөнки 200 сум акчага беркем мохтаҗ түгел. Мин үзем бирергә әзер. 86 яшьлек әнием дә, туган авылым өчен пенсиямнән өлеш чыгарырга кызганмыйм, ди.

Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде.

Референдум иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр поселок һәм авыл җирлекләрендәге сайлау участокларында үткәрелә. Халыкның анда актив катнашуы сорала.

фото: http://actualnews.org/2013/10/page/25/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk