Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

Янәдән 13нче ноябрь килеп җитте… Тагын бер ел, 12 ай, 365 көн, бетмәс-төкәнмәс минутлар һәм секундлар үткән дигән сүз… Сау-сәламәт кешегә, дөнья мәшәкатьләренә чумып, гомер йөген тартканда сизелми дә үткән кебек ул бер ел. Йөгерә дә йөгерә адәм баласы, бер мизгелгә туктап, артка борылып карый да янәдән алга ыргыла… Күбебезнең...

Янәдән 13нче ноябрь килеп җитте… Тагын бер ел, 12 ай, 365 көн, бетмәс-төкәнмәс минутлар һәм секундлар үткән дигән сүз… Сау-сәламәт кешегә, дөнья мәшәкатьләренә чумып, гомер йөген тартканда сизелми дә үткән кебек ул бер ел. Йөгерә дә йөгерә адәм баласы, бер мизгелгә туктап, артка борылып карый да янәдән алга ыргыла… Күбебезнең тормышы шулай үтә. Ә хәзер бер мизгелгә, сәламәтлекләре чикле булган кешеләрнең тормышы турында уйланып алыйк әле…

Иртә белән уянуга, рәхәтләнеп бер тәнеңне язасың да, күзләреңне ачып җибәрәсең… Әмма күңелеңне сөендереп, эчеңә җылылык өстәүче кояш яктысы күзләрне чагылдырмый… Һаман да шул караңгылык… Иксез-чиксез салкын караңгылык… Шул караңгылыктан нинди нур, нинди ямь, нинди яшәү дәрте табып була? Соравыма җавап әйтә алучылар, күз буенча инвалидлар, гади генә итеп әйтсәк, сукырлар саны, кызганычка каршы, елдан-ел арта бара … Сүзе дә нинди ямьсез һәм күңелгә чирканчык бирә торган бит. Миңа Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Саба җирле оешмасында эшләү дәверендә күпме күз буенча инвалидлар белән аралашырга, күзгә-күз очрашып сөйләшергә, авыр чакларында мөмкинлектән чыгып, ярдәм кулы сузарга туры килде. Алар арасында шулкадәр сабыр, нык рухлы һәм яшәү дәрте белән дөрләп янган кешеләр бар, нинди тормыштан зарланып, сыгылып төшкән күңел ди ул?! Юк, киресенчә, тулы канлы тормыш белән яшиләр алар. Оешмабызда очрашып, хәл-әхвәл белешеп, күңелле генә итеп җыелышлар үткәреп яшибез без. Сукырлык - куркыныч яңгыраса да, Аллаһы Тәгалә күрү бәхетеннән мәхрүм итсә дә, инвалидларыбыз төшенкелеккә бирелеп ятучылардан түгел, кайберләреннән хәтта үрнәк тә алырлык! Инвалид - ул сау-сәламәт кешедән ким дигән сүз түгел, шуны аңлап, булдыра алганча, ярдәм кулы сузарга да онытмыйча яшисе иде.

Дөньяның барлык илләрендә 13нче ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга.

13 ноябрь 1745нче ел - тифлопедагогикага һәм Франция белән Россиядә күрмәүчеләр өчен уку йортларына, предприятиеләргә нигез салган танылган педагог Валентин Гаюиның туган көне. Халыкара сукырлар көне шул датага туры китерелгән һәм билгеләп үтелүенең максаты белән хөкүмәтебезнең һәм җәмәгатьчелекнең, шулай ук җирле оешмаларның игътибарын күрмәүче инвалидларның социаль проблемаларын хәл итүгә, аларның ихтыяҗларын һәм ирекләрен яклауга, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Ак таяк исә күрмәүче инвалидның эмблемасы. Кайда гына булмасын -урамдамы, транспорттамы, җәмәгать урынындамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиешбез.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба районы җирле оешмасы өч районны - Саба, Кукмара, Теләчене берләштерә. Өч районга барлыгы 257 инвалид оешмада исәптә тора. Кагыйдә буларак, бәйрәм көннәрендә үзебезнең оешма әгъзаларының проблемаларын хәл итүгә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренең һәм хакимият башлыкларының игътибарын юнәлдерергә тырышабыз. Күз буенча инвалидларның социаль проблемаларын хәл итү гаять җитди мәсьәлә. Татарстанда инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча социаль мәсьәләләрне чишү актив төстә алып барыла. Шулай ук оешма да спонсорлар һәм район хакимиятләренең матди ярдәме белән үзенең әгъзаларын әлеге техник чаралар белән тәэмин итүне планлаштыра.

Җирле оешма исеменнән барлык күз буенча инвалидларны «Ак таякчыклар» көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Барысына да ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм күңел көрлеге, тыныч тормыш, озын гомер телим. Сабыр канатларыгыз сынмасын, бәхетле, мул тормышта яшәгез!

Рәмзия ГАЛИМОВА, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең районара җирле оешма рәисе

фото: http://copypast.ru/2011/08/15/forfriend-2-tolko_fakty.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk