Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

12 гыйнвар – Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне

Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. Прокуратура император исеменнән дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, җирле законнарның империянекенә тәңгәл килүен һәм властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла. Кукмара районында прокурор вазыйфасын...

Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. Прокуратура император исеменнән дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, җирле законнарның империянекенә тәңгәл килүен һәм властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла. Кукмара районында прокурор вазыйфасын 1965 елдан Фуат Ганиев, Җәүдәт Әхмәтгалиев, Фәнил Галиев, Раиф Миргалимов, Фәрит Ибраһимов, Шамил Фатыйхов, Әнис Вәлиулловлар башкара.

Дәүләтнең закон сагында торып, гаделлек тәэмин итүче органнарының берсе, әлбәттә, прокуратура. Биредә хезмәт куючыларның эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауны булдыру, яклауга юнәлтелгән.

Безгә үз хокукларын яклауны сорап аерым кешеләр дә, юридик затлар да бик күп мөрәҗәгать итә. Бер гаризаны да читтә калдырмыйбыз. Узган ел прокуратура тарафыннан барлыгы 2234 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шуларның 662се - икътисад, 79ы - әйләнә-тирә мохитне бозу, 1472се кеше хокукларын саклау белән бәйле.

Әлеге хокук бозуларга чара күрү һәм булдырмау юнәлешендә ел дәверендә прокуратура тарафыннан законсыз хокукый актларга 214 протест кертелде; барлыгы 1170 (9 миллион 420 сумлык) дәгъва белдерелде. Закон бозуларга чик кую максатыннан 371 тәкъдим кертелде һәм шулар нигезендә 378 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 176 административ эш кузгатылды, 58 кисәтү ясалды; прокуратура күзәтчелеге нәтиҗәсендә тупланган материаллар нигезендә сигез җинаять эше кузгатылды.

Район прокуратурасында үз эшләренә җаваплы караучы, югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләр тупланган. Прокурор урынбасарлары Ришат Сәмигуллин һәм Айрат Рәхимҗановлар, прокурор ярдәмчеләре буларак Зөлфия Люткова, Вильнур Кәримовлар законнарның үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек итәләр. Канцелярия мөдире Флера Мөхәммәдьярова да үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара.

Коллективны һәм прокуратура ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән тәбрикләп, эшләрендә, тормышларында уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Минемулла НӘҖИПОВ, район прокуроры

фото: http://magnitogorsk.bezformata.ru/listnews/s-dnem-rabotnika-prokuraturi/398313/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X