Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 сентябрьне - яңа иске мәктәптә

Һава торышы үзгәреп, көннәр көз төсе алса да, 1 сентябрь иң чәчәкле, хисләргә бай бәйрәм булып кала. Белем иленә сәяхәткә чыккан мизгелләрнең шатлыгын пыскак яңгыр гына күмеп китә алмый. Бу көнне алган тәэсирләр онытылырлыкмы соң - барлык укучыларны үзенә җыйган беренче тантаналы линейка, дәрескә чакыручы беренче кыңгырау, ягымлы йөз белән...

Оштырма-Юмья мәктәбендә икеләтә бәйрәм: яңа уку елын капиталь ремонттан соң бөтенләй яңарып калган бинада башлыйлар. Калай түбә, тәрәзә-ишекләр, идән такталары, санузел кирәк-яраклары - барысы да яңа монда. 38 ел дәвамында капиталь ремонт күрмәгән мәктәпне шушындый күркәм хәлгә китерү өчен зур суммалар тотылган, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән "Промкомбинат" ширкәте, укытучылар, балалар, әти-әниләр зур көч куйганнар.
Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга бирегә район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, "Промкомбинат" ширкәте хуҗасы Расих Шакиров һәм башка җитәкчеләр килгән иде.
-Иске мәктәпләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән республика программасы нигезендә быел районда ике уку йортына капиталь ремонт ясалды. Хәзер мәктәбегездә белем үрләрен яулау өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуннан файдаланып, тырышып укырсыз, мәктәбегезнең элеккеге данын саклап калырсыз дип өметләнәм, - диде район Башлыгы, укучыларны, укытучылар коллективын бәйрәм белән котлап.
Әйе, 600 урынга исәпләнгән бу мәктәпкә элегрәк елларны балалар 18 авылдан килеп укыганнар. Нинди генә һөнәр ияләре, танылган шәхесләр тәрбияләнмәгән монда. Хәзер исә 123, ә Иске Юмья филиалы белән бергә исәпләгәндә 148 бала белем ала. Укучылар саны кимесә дә, педагоглар алдында бурычлар шул ук. Ләкин аларны үтәү өчен тиешле шартлар булу да кирәк. Шуңа мәктәпнең икенче яшьлеген кичерүенә сөенеп бетә алмыйлар.
-Тормышта могҗиза юк, дисезме? Бар ул, - дип мөрәҗәгать итте балаларга мәктәп директоры Владимир Петрович. - Без иске уку елын ярым җимерек хәлдәге бинада тәмамлаган идек. Өч ай эчендә район җитәкчелеге, төзүчеләр тырышлыгы белән мәктәбебез менә нинди хәлгә китерелде. Программада каралган ремонт күләменнән тыш, район булышлыгы белән дә зур хезмәт башкарылды: ашханә, спортзал, балалар бакчасы, мастерской төзекләндерелде.
Бинаның бер ягына фельдшер-акушерлык пункты урнаштырылган, ул бүлмәләр дә яхшылап ремонтланган. Бу авыл җирлегендә күләмле юл төзелешләре башкарылуы да әлеге төбәк халкы өчен зур бүләк булып тора. Тагын бер бүләк турында әйтеп узу урынлы булыр: тиздән мәктәпкә автобус кайтачак. Димәк, башка авыллардан килеп укучылар өчен юл йөрү проблемасы хәл ителәчәк дигән сүз. Мондый кайгыртучанлык булганда ничек инде тырышып укымыйсың!
***
Кукмара 3нче урта мәктәбе дә балаларны яңарган, матурланган хәлдә каршы алды. Хәзер монда какшаган тәрәзә, ишекләрне күрмәссең - барысы да заманча төс алган. Яңа калай түбә дә яңгыр-бураннарга бирешерлек түгел. Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге "Стройком Плюс" җәмгыяте төзелеш эшләрен тиешле срокта һәм иң әһәмиятлесе - югары сыйфат белән башкарып чыккан. Мәктәпне тулысынча төзекләндерү өчен республикадан бүленгән акчалар гына җитмәгәч, район хакимияте дә ике миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Район булышлыгы белән мәктәпнең алгы өлешен матурлау, кайбер сыйныф бүлмәләрендә идәннәргә линолеум җәю дә күз алдында тора.
-Мин бу мәктәптә узган уку елында булган идем. Аның нинди хәлдә булганын бик яхшы хәтерлим: түбәсе тәмам тузган, ишекләре, тәрәзә рамнары кыйшайган иде. Кыска гына вакыт эчендә бина танымаслык булып үзгәргән. Бу күләмле эштә районның өлеше зур булуын да ассызыклап үтәргә кирәк. Балаларга уку өчен тиешле шартлар булдыру максатыннан, район бюджетыннан ярдәм күрсәтү мөмкинлеген таптылар. Әлеге мөһим эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Нык тузган мәктәпләрне капиталь ремонтлауга юнәлдерелгән өчьеллык программа нигезендә республикада 150 уку йортын төзекләндерү бурыч итеп куелды, аны тормышка ашыру өчен 1,5 миллиард сум акча бүленде, - диде мәктәп коллективын Белем көне белән тәбрик итәргә килгән ТР Торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов.
Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Стройком Плюс" җитәкчесе Вадим Әхәтовлар да балаларны бәйрәм белән котлап, яңа уку елына хәер-фатыйхаларын бирделәр.
Рамил Бариев җитәкләгән мәктәптә 518 бала белем ала, быел ул 1нче сыйныфка килгән 53 сабыйны да үз канаты астына сыендырды. Алар өчен тәүге тантана булган беренче кыңгырау бәйрәмен истә калырлык итеп уздыру өчен өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар зур көч куйган. Белем дөньясына аяк баскан беренчеләргә без дә хәерле сәфәр телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X