Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сәламәтлекне ныгытабыз

Файдалы киңәшләр

Шифалы катнашма
Бавырны, эчәклекне чистартырга, иммунитетны күтәрергә теләсәгез, ярты стакан лимон согы, 200 грамм бал, 2 аш кашыгы зәйтүн маен әйбәтләп болгатып ясалган катнашманы иртән ач карынга 1 чәй калагы эчегез.


 Буыннар сызлавын көл дәвалый
Җиләк-җимеш агачларын кисәргә туры килгән очракта, аларны яндырыгыз, чөнки көле бик файдалы. Җылы көлне буыннарга сөртергә һәм ике сәгатькә бәйләп куярга кирәк. Соңыннан әлеге урынны сөртәсе һәм юасы түгел. Берничә көн шулай эшләргә киңәш ителә.

Оекбаш эченә суган тыгып йокларга кирәк
Суганның файдасы күп: ул борын тыгылу, төрле ялкынсынуны, үлекле шешләрне, колак һәм теш сызлаганны дәвалый. Иң кызыгы шунда: оекбаш эченә суган тыгып йокласаң, югары температуралы суык тиюдән дә котылып була икән. Рефлексологлар фикеренчә, үкчәдә тәндәге әгъзаларга бәйле 7000гә якын нерв күзәнәкләре бар.
Әлеге ысулны кулланып карарга теләсәгез, калын итеп, боҗралап туралган башлы суганны табаныгызга куегыз да азык-төлек пленкасы белән чорнагыз. Аннан аякларыгызга оекбаш киегез һәм аларны биеккәрәк – мендәр өстенә куеп йоклагыз. Төн буена суган канны чистартачак, бактерия һәм микробларны үтерәчәк.

Зарары булырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшү зарур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk