Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Һәр гөлнең үз көче

    Гөлләрнең, гомумән, һәр үсемлекнең үз энергетикасы бар. Гөлләр хуҗаларының тормышын яхшыртырга, шул ук вакытта мәшәкать өстәргә дә мөмкин. Шуның өчен гөлнең үзлеген белгәннән соң гына үзегездә булдырырга тырышыгыз.

    Алоэ (йөзьяшәр) — көтелмәгән кунаклардан, бәхетсезлекләрдән саклый. 
    Аспидистра — кешенең холкын ныгыта. 
    Бальзамин — оялчан кешеләр өчен файдалы. 
    Бамбук — уңыш символы, карьера омтылышы бирә.
    Гибискус — мәхәббәт, тугрылык чәчәге. 
    Диффенбахия — бүлмә һавасын һәм энергетикасын чистартучы. 
    Драцена — уңыш символы, низагларны җайга салырга ярдәм итә. 
    Ясмин — күңел төшенкелегеннән котылырга булыша. 
    Алтын мыек — өйдә көчле биокыр барлыкка китерә, энергетик донор. 
    Кактус — оялчанлыкны җиңәргә булыша. 
    Лавр — тынычлык тели, низагларны җиңәргә ярдәм итә. 
    Мирт — кәләшләр гөле. Кыз үзе үстергән гөлнең ботакларын туйда кунакларга бүләк итү гадәте бар, бу аңа гаилә бәхете алып килә. 
    Монстера — хуҗасын башка кешеләр йогынтысыннан саклый. Начар энергетиканы йота. 
    Маранта — өйдәге рухый тигезлеккә ирешергә ярдәм итә. Икенче исеме — “дога кылучы гөл”.
    Пальма — уңыш, югарыга омтылыш символы.
    Абагага иркенләп үсәрлек урын кирәк. Ул балаларга файдалы. 
    Пеларгония (яран) — кешегә көч бирә, аеруча өлкән яшьтәге хатын-кызларга файдалы. Невроз, стресстан коткара, йокыга китәргә булыша, күз тиюдән саклый, балалар бүлмәсенә куярга кирәк. 
    Плектрантус — акча китерә.
    Пуансеттия — оялчан кеше аның янында батырая. 
    Сциндапсус — хатын-кыз тугрылыгы символы. Өйнең энергетикасын чистарта. 
    Толстянка (акча гөле) — күрәзәче гөл: яфраклары вак булса, кесәдә тиеннәр генә чыңлый, эре икән, кәгазь акча кыштырдавын көтегез. Нәтиҗәсе булсын өчен, кызыл чүлмәккә утырталар. 
    Традесканция — гайбткә һәм көнчелеккә нокта куя. Хуҗасын чирләрдән саклый.
    Фиалка (миләүшә) — балалар белән үзара элемтәне ныгыта.
    Фикус — гаиләдә тыныч, дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга, стресстан арынырга, йокыга китәргә булыша. Хатын-кыз чирләре булганда, балага узарга ярдәм итә. 
    Хлорофитум — һаваны чистарту үзлеге буенча беренче урында. Өйдәге микроклиматны яхшырта, бәхет китерә. 
    Хризантема — Япониядә тормыш символы санала. 
    Цикламен — начар төш күрүдән, караңгы уйлардан саклый, курку хисен бетерә.
    Йокы бүлмәсенә кую яхшы.

    Ирек мәйданы

    фото: mirrasteniy.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • Кукмарада әти-әниләр бердәм республика имтиханы тапшырдылар
    • Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты
    • Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ачылу тантанасы
    • “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар булды
    • Кукмара районында үткән халык җыеннарында Римма Ратникова катнашты
    • Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан шайбалы хоккей буенча турнир
    • Сез эшне ничек эзлисез?
      22 кеше тавыш бирде
    Ночной режим