Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңге пәрәмәче

Кайвакытта “эч эзләнә” башлый. Көндәлек аш та туйдырып җибәрә. Сезгә бу юлы  бик яратып әзерли торган майда пешкән бәрәңге пәрәмәче рецептын тәкъдим итәбез.

Бәрәңге урынына ит фаршы да кулланырга була.

Камыр болай ясала: 1 кап эремчек (200 граммлы), 2 йомырка, 100 грамм су, 1 калак сода, 1 чәй калагы тоз салып камыр басасы. Вакытың булса, бу камырны ике сәгатькә суыткычка куеп торсаң, тагын да яхшы. Камырдан шарчыклар ясап, аны җәеп, эченә төеп пешерелгән бәрәңге (ит) саласың да, камырны бер-берсенә каплап, чәнечке белән кырыйларын басып чыгасың. Пәрәмәчне ике яклап  кызган майда пешереп аласың.

P.S. Пәрәмәчне башка милләтләр дә яратып пешерә. Аларда бу ризык ничек атала соң? Чюберек – кырым татарлары; чиг бүрек – төрекчә; хуушур - монголча; чебурек – русча; лёртсю – финча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk