Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бабам тик торуны белми

Гомеренең 44 елын ул кыр корабында туган як басуларын иңли

Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки минем Габделхәй исемле бабам бар. Ул мине төрле эшкә өйрәтә, тәртипле булырга өнди, ялкау булмаска куша. Бабай 1929 елның җәй аенда Мәмәшир авылында дөньяга килә. Дүрт сыйныф белем ала. Балачак, үсмер чаклары ачлык һәм авыр сугыш елларына туры килә. Бик яшьли колхозда эшли башлый. Ә инде үсмер чорында, техниканы үзләштергәннән соң, комбайнчы булып эшли. Гомеренең 44 елын ул кыр корабында туган як басуларын иңли. Искиткеч тырыш булган ул, көндәлек нормаларын үтәп барган, шуның өчен аңа төрле бүләкләр, грамоталар, медальләр бирелгән. Иң зур бүләге –  атказанган механизатор исеме. Бабам комбайнда үзенең гаиләсе белән эшләгән. Аның ярдәмчеләре – әбием Сөембикә, әтием һәм аның апалары.

Комбайннар хәзерге заманныкы шикелле уңайлы түгел, ә кабинасыз, түбәле генә “СКА-5” комбайны булган. Саламны кечкенә чүмәлә итеп төшереп барган. Ул кырда кар яуганчы эшләгән, үзебезнең авыл басуларындагы игенне урып, суктырып, җыеп бетергәннән соң, башка колхозларга булышырга җибәргәннәр. Эш беткәннән соң, комбайннарны Кукмара “Сельхозтехника”сына алып барып, үзләре шунда айлар буе ремонтлаганнар.

Бүгенге көндә бабам лаеклы ялда, тыныч картлыгын кичерә, безнең белән бергә яши, биш вакыт намазын укый, мәчеткә йөри. Сиксән биш яшенә кадәр мотоциклда йөрде, малларга печән чабып алып кайтты. Әле дә тик торуны белми ул. Мин, бабамның сәламәт булып, безнең белән озын-озак гомер кичерүен телим.

Ислам КАДЫЙРОВ, 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk