Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Син мине бәхетсез иттең" (язмыш)

    Күптән түгел әнисе бакыйлыкка күчкән, урын өстендә ятканда: “Мин ул кыздан гафу үтенер идем, улымның да якты дөньядан иртә туйганына үзем генә гаепле”, - дип әйткән

    Нургаян күрше авылда яшәгән туганнан туган сеңлесенең 18 яшьлеген билгеләп үтү мәҗлесенә чакыру алды. Ул килеп туктаганда яшьләр җыелышкан иде. Аны, зурлап, түргә утырттылар. Егет, бер кызга карап, “Бу кем?” - дип белешкәч,  сеңлесенең хезмәттәше Зөһрә булып чыкты. Ул –  ике авылны аерып торган бистә кызы.

    Нургаян бар кызлар арасыннан аны сайлап алды, чөнки Зөһрә башкалардан аерылып тора, бик тә чибәр, сөйкемле, күзләреннән үк акыллылыгы күренә. Ләкин кызны ошатучылар ул гына түгел, башкаларның да игътибары сизелде.

    Нургаян һәрвакыт үзенчә эшли торган, бик булган, Германиядә хезмәт итеп кайткан егет иде. Мәҗлес беткәч, яңа “Урал” мотоциклына кызны утыртты да аны озатырга рөхсәт алды. Авыл егетләре дә йокламыйлар: тәгәрмәчен тишеп үк куйганнар. Ул мотоциклын туганына калдырып китәргә мәҗбүр булды. Алар җәяүләп кайтыр юлга чыктылар. Шул көннән яшьләр очраша башлады. Егет армиядән кайткан булгач, аның исәбе гаилә кору иде. Көн дә күрешеп, алдагы көннәргә планнар төзеделәр.

    Нургаянның  әнисе – авылда да, өйдә дә хөрмәт казанган кеше, гомер буе мәктәптә укыткан, хәзер директор вазыйфасын башкара. Ул: “Йөргән кызың белән таныштыр әле”, - дигәч, беркөн егет Зөһрәне кунакка чакырды. Улына сиздермичә генә әни кеше кыздан: “Сәламәтлегең ничек?” - дип сораштыра, кызыксына башлады. Аңа Зөһрәнең авырганын ирештергәннәр иде. Шуннан Нургаян кыз янына сирәк бара башлады, килгәндә дә: “Менә эштән соң кайттым, бүген әнине ерактагы районга алып барасы булды”, - дип, вак-төяк сәбәпләр табып сөйләнде. Ул әнисе янында шофер булып хезмәт куя иде.

    Зөһрә, барысын да аңлап, күңеле белән бик әрнесә дә, бер очрашканда: “Әниеңә ошамыйм икән, мин сиңа ялынырмын дип уйлама, үзең дә башка килеп йөрмә”, - дип кырт кисте. Шул көннән кыз аның белән бүтән сөйләшмәде.

    Күпмедер вакыт узгач, Нургаян өйләнгән, дигән сүз чыкты. Әнисенең сүзен тыңлап, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче кызны алган икән. Бу хәбәрне ишеткән Зөһрә, бакчага чыгып, карлыган куаклары артына яшеренеп кенә күз яшен түкте. Юк, ул аларны берәүгә дә күрсәтмәде. Яшәү әле башлана гына, тормыш тагын нинди сынауларын әзерләде икән аңа?! Шуңа күрә нык булырга, җебеп төшергә ярамый, дигән фикергә килде.

    Реклама

    Еллар узды. Зөһрә шәһәргә китеп тормышка чыкты, матур кыз бала алып кайтты. Бер Сабантуйга кайткач, Нургаян, тормыш иптәше югында җаен табып, аның янына килеп басты да:

    - Син бер дә үзгәрмәгәнсең, һаман шундый ук матур, бәхетле күренәсең. Ә мин зур ялгышлык эшләдем: аңа исерек килеш өйләндем. Үземне ялгыз хис итәм, бу яшәү түгел инде, - дип, өзгәләнеп сөйләде.

    Озак та үтмәде, аның үлгән хәбәре килде. Әнисенә: “Син мине бәхетсез иттең, бәхетле кешеләр үзләренең сөйгәннәре белән яши”, - дип елаганын ишеткәннәр. Күптән түгел әнисе дә бакыйлыкка күчкән, урын өстендә ятканда: “Мин ул кыздан гафу үтенер идем, улымның да якты дөньядан иртә туйганына үзем генә гаепле”, - дип әйткән.

    Чыннан да, Ходай кемгә күпме гомер бирүе билгеле түгел, авырган кешеләр терелергә, таза-саулары яшь килеш бакыйлыкка күчәргә дә мөмкин, бар да Аллаһы Тәгалә кулында.

    Дәлфирә ГАЛИМОВА

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: